Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучыларына Социаль фонд белгечләре пенсия системасы турында сөйләделәр

Татарстан Социаль Фонды бүлеге ел саен финанс белемен арттыру кампаниясен гамәлгә ашыра.

Фонд бүлекчәләре белгечләре бөтен республика буенча дәресләр үткәрә, анда гади һәм аңлаешлы телдә пенсия хокукларын формалаштыру һәм пенсия исәпләүнең тәртибе, дәүләт хезмәтләрен электрон вариантта алу мөмкинлекләре темаларына кагылышлы  сорауларга җавап бирәләр.

Дәресләр барышында фонд хезмәткәрләре аңлату материалларын, аерым алганда, интерактив интернет-ресурсларны, шулай ук фондның "Киләчәк пенсия турында бар да. Уку һәм тормыш өчен" мәгълүмат-белем бирү буклетын кулланалар.

«2023 елда безнең фонд Лениногорск шәһәрендә 11 шундый белем бирү чарасы үткәрде. Анда 500дән артык яшь кеше катнашты»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды Лениногорск бүлеге башлыгы Айгөл Исламова.

Россия хөкүмәте гражданнарның финанс грамоталылыгын арттыруны  мөһим бурыч дип саный һәм әлеге юнәлешкә аерым игътибар бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев