Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск урамнарындагы яңа автобусларның уңайлылыгын пассажирлар бәяләде

Лениногорскилыларның күптән көткән хыялы чынга ашты: шәһәр урамнарына маршрутка яңа автобуслар чыкты.

Яңа автобусның уңайлылыгын беренче пассажирлар белән бергә бәяләргә дип, без – журналистлар да тукталышка чыктык.

“Совхоз – Ромашкино” маршруты буенча йөри торган автобусны күрергә дип “Техснаб” тукталышына килдек һәм “Тимерьюл вокзалы – Лыжная урамы” маршруты буенча йөрдек.

Пассажирлар күп булмаса да, берән-сәрән бар, болар “сарафан радиосы” аша ишетеп чыкканнар. “Автобус маршрутка чыга дигәч, әй шатландык. Чөнки юлда машина туктату яисә такси чакырту – бер дә җиңел түгел. Таксида һәркөн йөреп булмый. Безнең гаиләдә өч кеше җәмәгать транспортыннан файдалана. Автобуслар йөрүен бик озак көттек. Без тукталышка иске вакыт белән чыктык, әле автобуслар расписание брекая да эленмәгән”, - дип сөйли Люция Абдуллина.

Аның әйтүенчә, мәктәп елларыннан ук җәмәгать транспортында йөрергә күнеккән, ул чакта автобус белән рәсем сәнгате мәктәбенә йөргән. “Эшкә йөрүчеләргә автобус бик тә кирәк. Вакытында барып җитәргә бит. Барысының кулында да автомашина юк”, - ди.

Автобусларның шәһәр урамнарына чыгуын ишетеп, халык Лыжная урамындагы тукталышка чыккан иде. Аларны беренче чиратта, автобус булырмы-юкмы дигән сорау кызыксындыра. “Ике елдан бирле бит җәмәгать транспортын күргән юк. Бүген карыйм – автобус тора. Башта әле ышанмыйча да тордым. Хәзер бөтен күршеләргә, танышларыма әйтәм инде автобус турында. Эчке ягы да уңайлы моның. Безгә – пенсионерларга автобус бик кирәк иде. Станциядән еш кына шәһәргә барырга туры килә. Әле менә поликлиникага дип баруыбыз. Бик яхшы яңалык бу. Йөри күрсеннәр генә берүк”, - диләр Клара Ваничева һәм Наталья Кочеткова.

Автобуста кондуктор да бар. Валентина Янкина элек тә шәһәр яны маршрутларында 10 еллап кондуктор булып эшләгән. Ул көнне беренче эш көне иде аның. Тимерьюл вокзалыннан Лыжная урамына кадәрге шәһәр маршрутында йөриячәк. “Без дә, пассажирлар да бик шат. Чын күңелдән рәхмәт әйтәләр”, - ди.

Билет бәясе – 25 сум. Әлегә акча белән түләргә. “Киләчәктә терминал аша карта белән түләп тә булачак. Монысы инде пассажирларның йөрүенә карап, бәйле була”, - дип аңлаттылар мэриядә.

Әлеге маршрутта 42 еллык  шофер стажы булган Юрий Кременский рульдә. «Спутник» җәмгыятендә эшләгән, аннары бераз туктап торган, инде янәдән үз коллективына килгән. “Элегрәк «Форд-транзит»та эшләдем. Бүген менә – “Газель”дә. Автобус – уңайлы, җылы. Монда сәламәтлеге чикле кешеләр өчен – коляска белән йөрүчеләргә подиум да каралган. Автобус белән идарә итү дә җайлы”, - ди Юрий Александрович.

Сүз уңаеннан, автобусларга шоферлар әле дә кирәк, теләүчеләр администрациягә мөрәҗәгать итә ала.

Автобуслар хәрәкәте әлегә тест режимында. 1нче маршрут (Тубдиспансер-тимерьюл вокзалы), 2нче маршрут (Совхоз-Ромашкино), 5нче маршрут (Тимерьюл вокзалы-Лыжная урамы) билгеләнгән.

“Һәр маршрутта әлегә берәр автобус йөри. 1нче маршрут буенча хәрәкәт тимерьюл вокзалыннан 5.30 да башлана, 2нче маршрут буенча хәрәкәт совхоздан, 5.30 да, 5нче маршрут буенча хәрәкәт Лыжная урамыннан, 6.00 да башлана”, - дип билгеләп үттеләр администрациядә.

Исегезгә төшерик: Татарстан федераль программа ярдәмендә 40 автобус алды. Шуның 7сен Лениногорск районына тапшырдылар.

Розалия Мостафина

Рамия Гарифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев