Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск үзәк китапханәсендә фольклор кич утыру үтте (+фотолар)

Шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узган кич утыру күңелле үтте: шаярдылар-уйнадылар, үсеп килүче буынны да, олыларны да җырлаттылар-биеттеләр.

Быелгы Гаилә елына багышлап, кич утыруда гаилә темасына өстенлек бирелде. Чара уза торган китапханә залы да матур итеп бизәлгән иде, элеккеге гаиләләргә хас булганча. Монда сандык та, сандык эчендә чигүле сөлгеләр, шулай ук бала бишеге эленеп тора.

Чарада катнашкан район башлыгы урынбасары Галия Урманова әйтүенчә, үткәннәрне онытмыйча, балаларыбызга, киләсе буынга да тапшырсак иде. “Балалар белән гаилә турында сөйләшкәндә, гаиләнең нинди традицияләре бар икәнен өйрәтик. Бала тәрбияне ярату, хөрмәт белән корылган гаиләдә алсын иде”, - диде ул.

Элеккеге традицияләрне өйрәнү, аларны онытмау буенча 11нче гимназия зур эш башкара. Әнә гимназиянең “Тулпар” фольклор ансамбле “Бәбигә исем кушу” йоласын күрсәтте. Кызлар-малайлар Фәридә Әхмәтшина җитәкчелегендә әлеге йоланың барлык нечкәлекләрен өйрәнгәннәр.

Мәдәният сараенда эшләп килүче “Сүнмәс ялкын” ансамбле бик теләп әлеге чарада катнашты. Алар инде мондый кич утыруларның кызыклы, күңелле үткәнен белә, хәзер олы яшьтә. Үзләре әйткәнчә: “Яшебез генә олы, күңелебез гел 18дә. Без үскәндә дә, яшь чакта да кич утырулар авылда еш була иде”, - ди алар.

Ансамбльдәге апалар элеккеге, моңлы җырларны да, хәзергеләрне дә башкарды. Рузалия Зиятдинова, Фәния Латыйпова, Римма Евдокимова, Гәүһәр Капустинага сокланырлык. Гөлбостан Гатауллинаның биюе – искиткеч.

Кич утырганда уеннар уйналмыйча калмый. Алып баручы Ләйсән Шәмсуарова залда утыручылар белән “Капкалы”, “Парлашу”, “Йөзек салыш” уеннарын уйнатты.

Шулай ук татар халык мәкальләрен, татар әдәбияты әсәрләрен ни дәрәҗәдә белүләрен сынау йөзеннән сораулар яудырды.
Кич утыруда нәфис сүзгә дә урын бирелде: Фәридә Әхмәтшина, Гәүһәр Капустинаның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләрен тыңлау рәхәт булды.

Соңыннан барысы бергәләп, караоке җырлап алды.

 

Розалия Мостафина, авто фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев