Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ветераннар Советы музее уникаль тарихи көнкүреш әйберләре белән тулыланды

Лениногорск ветераннар советы музеена самовар бүләк иттеләр.

Шәһәребезнең олы яшьтәге ветераны, тарихны саклаучы Рәсим Муллович  Гәрәев кыйммәтле бүләк тапшырды.

Рәсим Гәрәев –  сугыш чоры балалары буыныннан. Сугыштан соң Лениногорск районын торгызуда катнаша, йортлар, мәктәпләр, хастаханәләр төзи. “Татарстанның атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Ветераннар советы музеена алып килгән экспонатлары арасында элеккеге еллар самовары һәм зур формада заварка чәйнекләре.

“Бу әйберләр кайчандыр өйнең, йортның үзенчәлекле мохитен тудырган, бер өстәл артына зур гаиләләрне һәм аларның дусларын -  төрле милләт кунакларын җыйган. Хуш исле чәй бүген дә кунакчыллык, күңелле аралашу символы булып кала», — ди Лениногорск ветераннар советы җитәкчесе Галия Хәлимова.

 

Фото: ветераннар советыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев