Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Ветераннар советында ветераннар арасында фестиваль узды (+фотолар)

Лениногорск Ветераннар советында шәһәр һәм районның ветеран үзешчән сәнгать артистлары арасында җыр-моң фестивале узды.

Җиңүчеләр Казан шәһәрендә узачак республика «Балкыш» фестивалендә катнашып шәһәребезнең данын яклаячак, дип әйтте Ветераннар советы җитәкчесе Анатолий Кондратьев үз чыгышында. 

Ветераннар советында әле яңа гына 6 хатын-кыздан торган «Оптимисты» төркеме оешкан. Иң беренчеләрдән булып алар чыгыш ясады. 

Шуннан соң Сарабиккол авылының «Нур» төркеме, Ивановка, Мордва-Кармалка, Кирлегәчтән «Ихлас» төркеме, Куакбаш һәм башка авыллардан килгән җыр-моң төркемнәре чыгыш ясады. 

Алсу Сәлимҗанова Кирлегәч авылының «Ихлас» төркемендә җырлый. Бу конкурста ничек катнашырга уйлавы, хис-кичерешләре белән уртаклашуын сорадык. Төркем белән дә, аерым да чыгыш ясады ул. Татар халкының «Ике аккош» җырын башкарды. 

«Бу фестиваль Ветераннар советында беренче тапкыр уза. Безнең төркем дә катнашырга теләк белдерде. Ә нишләп әле катнашмаска? Төркемебездә моңлы тавышлы җырчыларыбыз булганда. Татар халык җырларыннан булган „Шәл бәйләдем“ җырын җырладык. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклап калырга тырышабыз. Татар халык җырлары бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаса иде. 2023 елны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан иткәч бигрәк тә бөтен чараларда катнашырга тырышабыз. Фестивальләрдә җиңүләр яулап кайтырга булсын иде», дип уртаклашты ул. 

Кирлегәч авылының «Ихлас» төркеменә икенче елга 20 ел тула. Төркемдә ике апага 85 яшь икән. «Хәзерге көнгә кадәр алар бик теләп төркем белән җырлап, төрле чараларда катнашып йөриләр. Алар безнең — оптимистлар. Төркемебез дә башкалардан читтә калырга җыенмый, инде шактый Диплом, грамоталарыбыз бар. Киләчәктә дә яңа үрләр яуларга, җиңүләргә ирешергә язсын безгә», диде. 

Фестиваль моңлы җырлар, шигырь сөйләүләр, гармунда моңлы көйләр уйнау белән үрелеп барды. 

Ветераннар советы җитәкчесе Анатолий Кондратьев барлык катнашучыларга Диплом һәм бүләкләр тапшырды. Фестивальдә беркемне дә аерып алып, берен-икенче урыннар бирмәделәр, чөнки барысы да талант, җыр-моң иясе, җырлау сәләтенә бай халык яши безнең Лениногорск шәһәре һәм районында. 

Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев