Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ветеринария хезмәте малларның имин булуы сагында тора

Татарстанда, шул исәптән Лениногорск районында дуңгызларның африка чумасы авыруын профилактикалау буенча айлыкның соңгы көннәре бара.

Бу юлы айлык “Кыргый кабан” исеме белән уза.

“Әлеге айлык барышында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны да кертеп, барлык хуҗалыкларда дуңгызлар санын исәпкә алу, халык белән, дуңгыз асраучылар белән Африка чумасы турында аңлату эшләре үткәрү, дуңгызчылык предприятиесе белән биологик яклауны тәэмин итү һәм АЧС керүне кисәтү чараларын үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмәләр уздыру, кыргый кабаннарны, аларның эзләрен табу өчен даими рейдларга чыгу башкарылды”, - дип сөйли Лениногорск ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов.

- Африка чумасы вирусы белән очрашмас өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?
– Кисәтүнең төп ысулы – хуҗалыкка вирус кертмәү. Дуңгызларны урамда йөртмичә, кыргый хайваннар, бигрәк тә кабан дуңгызлары белән элемтәгә кертмичә, абзарларда тотарга кирәк. Йорт һәм кыргый хайваннар, кошлар, кимерүчеләр һәм бөҗәкләр дә авыруны таратучы була ала. Хайваннар әлеге вирусны үз организмында түгел, ә йон яки аякларында йөртергә сәләтле. Шулай ук бинаны азык һәм башка чүп-чар калдыкларыннан даими чистартырга онытмаска, дезинфекция үткәрергә кирәк.

Ящур, бруцеллез һәм дуңгызларның африка чумасы кебек мал авырулары көн үзәгендә кала. Әлеге авырулар Татарстанга тирә-як регионнардан мал сатып алганда яный. Терлекләрне сату белән шөгыльләнүчеләр арасында республикага күп мал һәм кош-кортларны рәсми булмаган рәвештә кертүчеләр бар.

«Кешеләрнең сәламәтлеген, кеше һәм хайваннар өчен уртак булган авырулардан  саклау; хайваннарның йогышлы һәм йогышсыз  чирләре таралуга юл куймау буенча профилактик чаралар оештыру һәм үткәрү – безнең ветеринария хезмәтенең төп бурычы», – ди Рашат Әхмәтов.

 

фотолар: Лениногорск ветеринария берләшмәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев