Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ветеринарлары кыргый кабаннар йөри торган урыннарны барлау эшен үткәрде

Көзен, кыргый кошлар җылы якларга очып киткәндә, район территориясенә кош гриппы керүнең куркынычын булдырмау өчен район ветеринарлары тарафыннан эшләр алып барыла.

Күпчелек очракта йорт кошлары бу авыру белән кыргый кошлардан зарарланырга мөмкин, ди Лениногорск Дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов.

Күптән түгел ветеринария тармагы белгечләре кыргый үрдәкләрдән материал алып, кош гриппына тикшерү өчен лабораториягә җибәргәннәр. 

“Кош гриппы кошларның кискен йогышлы авыруы.  Йорт кошлары грипп вирусын йоктырганда күпчелек очракта үлә. Тавыклар, казлар һәм үрдәкләрнең кыргый кошлар белән бәйләнешен булдырмас өчен аларны сарайдан чыгармый асрарга киңәш ителә. Йомырканы һәм кош-корт өчен азыкны ышанычлы урыннардан гына сатып алырга кирәк. Ветеринария-озату документларыннан башка һәм санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында тере кош-корт сатып алу тыела”, - дип киңәшләрен  җиткерде Рашат Әхмәтов.

Район территориясенә Африка дуңгыз чумасы үтеп керүгә һәм таралуга юл куймау  максатыннан дуңгызчылык предприятиесе тирәсендә буфер зоналар булдырылган. Ай саен шушы зоналар буенча ветеринарлар йөреп чыга. Әлегә барысы да тәртиптә, үлгән кабаннар очрамады, ди Рашат Әхмәтов.

Шулай ук ветеринария хезмәткәрләре Татарстан Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының Лениногорск бүлеге начальнигы Игорь Демин белән бергәләп урман массивларында кыргый кабаннар йөри торган урыннарны барлау эше дә үткәрелгән.

Әлеге гамәл даими рәвештә башкарыла. “Районда күп кенә мәйданнарда кукуруз, көнбагыш культуралары чәчелгән. Кабаннар әлеге культуралар белән туклана. Без урманда, алар йөри торган урыннарда булдык”, - ди Рашат Хамитович.

 

фотолар: Р. Әхмәтовтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев