Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск волонтерлары МХОдагы якташларыбызга һәрдаим ярдәм итеп тора

Шәһәребездә төрле волонтерлар төркеме бик актив эшләп килә. Аларның якташларыбызга ярдәме чиксез.

Күптән түгел районның башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов та волонтерлар белән якыннан күрешеп, аларның эше белән танышты.

Волонтерлар төркеме белән очрашкан вакытта Марат Нил улы район башкарма комитеты исеменнән маскировка челтәрләре үрү өчен тукыма тапшырды. 

Шулай ук, иң актив булган волонтерлык төркеме активистлары, мәсәлән, «Сети для СВОих», Балалар иҗат йорты, Сугышлы һәм Юлтимер, Тимәш авылларыннан, 11 нче гимназия, 1 нче спорт мәктәбеннән һәм «Пчелки» төркеме коллективларына Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Волонтерлар белән күрешкәннән соң, үзенең шәхси Телеграм-каналында Марат Гирфанов: "Лениногорск шәһәре һәм районында бүгенге көндә МХО зонасында хезмәт иткән якташларыбызга һәрдаим ярдәм итүче битараф булмаган халык яши, волонтерлар төркеме эшли. Шуларның берсе — "СВОих не бросаем. Анда йөзгә якын кеше эшли. Сезнең башкарган эшегез изге һәм хөрмәткә лаек. Әлеге төркемгә йөрүче хатын-кызларга да, ир-атларга да якташларыбызның тормышына битараф булмыйча, ярдәм итүегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм",- дип язган ул. 

Лениногорск халкы МХОда булган якташларыбызга, беренче көннәрдән башлап ярдәм итә. Егетләребезгә кирәк булган әйберләрне тиз арада табып, ясап, алып, әзерләп даими гуманитар ярдәм җибәрә. Күптән түгел чираттагы гуманитар ярдәм дә егетләребезгә барып җитте. Бу хакта Лениногорскиның социаль челтәрләренең берсендә болай дип язылган: 

«Шөгер, Керкәле, Иске Шөгер, Мөэмин-Каратай авылларының хөрмәтле кешеләренә, шулай ук, лениногорскилы Равил Канзафаровка матди һәм финанс ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. МХОда катнашучы егетләребез өчен гуманитар йөк уңышлы китерелеп җиткерелде. Гуманитар йөк арасында УАЗ автомобиле, оптика (оптик прицел), шулай ук окоп шәмнәре, азык-төлек продуктлары, кирәк-ярак әйберләр һәм хатлар «Шөгер» позывнойлы сугышчыга тапшырылды",- диелгән. 

"Безнең сугышчыларыбызга ярдәм итүгә юнәлдерелгән уртак көчебезне, МХОдагы егетләребез тоеп, аларны кайгыртып яшәвебезне белсеннәр, аларның исән-сау кайтуларын теләп, өйдә көтүче якыннары барлыгын белеп торсыннар",- диелә хәбәрдә.

Рамия Гарифуллина

Фото: Марат Гирфановның шәхси Телеграм-каналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев