Лениногорскида 2026 елгы сайлауларда иҗтимагый күзәтүчеләр өчен укулар узды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 2026 елгы сайлауларда иҗтимагый күзәтүчеләр өчен укулар узды

Шәһәрдә һәм районда 54 сайлау участогы эшләячәк: 23 - шәһәрдә һәм 31 - районда, һәр участокта 1 җәмәгать күзәтүчесе эшләячәк.

Укулар 2 нче мәктәп залында узды. Спикерлар иҗтимагый контрольнең төп миссиясе – процедураларның үтә күренмәлелеген тәэмин итү һәм һәр сайлаучының мәнфәгатьләрен яклау, дип ассызыкладылар. Укуда катнашучыларга агымдагы сезонның катгый таләпләре һәм участокларда эшләүнең төп кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Шулай ук күзәтүчеләрнең функцияләре, аларга бирелгән хокуклар турында сөйләделәр.

Семинар барышында тавыш бирүнең барлык этаплары җентекләп тикшерелде: участокны әзерләүдән алып тавышларны санауга кадәр, күзәтүченең хокуклары һәм бурычлары, конфликтлы хәлләрне хәл итү мәсьәләсе һәм башкалар каралды.

Шулай ук анда катнашучылар сайлау законнары нигезләре, тавыш бирү барышын нәтиҗәле күзәтү өчен кирәкле гамәли биремнәр һәм күнекмәләр белән таныштылар.

18–20 сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак. 

 


Нет комментариев