Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулу уңаеннан митинг үтте (+фотолар)

Сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында Әфган сугышы һәм Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел тулу уңаеннан митинг үтте.

Митингка Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, запастагы подполковник Владимир Золотухин, «Боевое братство» вәкилләре, «Юнармия» иҗтимагый хәрәкәте штабы начальнигы, отставкадагы подполковник Илья Мишин, Әфган сугышында катнашучылар, һәлак булганнарның туганнары, дуслары, нефть техникумы студентлары килгән,  җыелган иде.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов: «Әфганстанда һәлак булган якташларыбызның батырлыгы мәңге онытылмас. Лениногорск районыннан сугышка 260 ир-егет киткән, аларның 10сы һәлак булган», дип сөйләде. «Хөрмәтле Әфган сугышы ветераннары, рәхмәт сезгә. Сез бүгенге көндә хәзерге буын яшьләре өчен үрнәк булып торасыз. Күбегез, илебездә барган бүгенге хәлләрдә, махсус хәрби операциядә катнаша. Төрле түгәрәкләр оештырып, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирәсез, төрле чараларда катнашырга чакырасыз»,-  ди ул. 

Әфган сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, запастагы подполковник Владимир Золотухин да истәлекләре белән уртаклашты:

«Хәрби булырга хыялландым һәм үз максатыма ирештем. Владикавказдагы хәрби училищега укырга кердем. Ул вакытта шәһәрнең исеме Ржанекидзе иде. 27 ел армиядә хезмәт иттем. Шуның ике елы Әфган сугышында узды. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә башлап, Минск шәһәрендә тәмамладым. Хезмәт иткән елларда безнең илне әйләнеп чыктым, дисәм дә була. Әфганстанда1979 елдан 1982 елга кадәр булдым. Ике хәрби дәрәҗәгә, орденга лаек булдым.  Шул вакыттан бирле күп еллар узса да, күңелдә барыбер истә. Ветераннарыбызның чәчләренә чал керсә дә, сугышчан рух барыбер саклана. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү максаты белән яши. Бүгенге көндә мәктәп укучылары, студентлар белән очрашулар оештырып тора. Бигрәк тә хәзер, илдә махсус хәрби операция барган вакытта, балаларда кызыксыну уяна, сораулар бирәләр. „Беркут“ хәрби-патриотик клубка да теләп йөргән укучылар шактый. Алар бер чараны да калдырмый, 9 май бәйрәме булсынмы ул, яисә башка бәйрәмме, актив катнашалар»,- диде ул. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев