Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Әлмәт артистлары “Утлы юллар патруле” спектаклен куйды (+фотолар)

Моннан берничә көн элек юл хәрәкәте билгеләре җанланып, шәһәрнең 1 нче мәктәбендәге тантаналар залына кереп тулды.

Яңа ел җитәрәк мондый сихри күренешләр булмый тормый, билгеле. Әмма балалар өчен бу көтелмәгәнчә кызыклы килеп чыкты. 

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт учреждениесенең Лениногорск бүлеге шәһәр мәктәпләре, балалар бакчалары белән даими элемтәдә. Юл иминлеге кагыйдәләрен хәтерләрендә онытмаслык итеп саклап калсын өчен, балалар белән бәйгеләр, әңгәмәләр, күңелле стартлар үткәрелә.

Шушы көннәрдә генә учреждениенең инициативасы һәм матди ярдәме белән, Әлмәт дәүләт драма театры артистлары күрсәткән спектакльнең дә максаты шул иде.

“Утлы юллар патруле” дип аталган спектакльне Әлмәт артистлары 1 нче мәктәптә күрсәттеләр. Ул шушы мәктәпнең башлангыч сыйныфларда укучы балалар һәм  1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне берләштерде.

Спектакль башланыр алдыннан юл хәрәкәте иминлеге учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова әңгәмә кордылар.

Исламия Галимова тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X