Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида алтын туй юбилярларын хөрмәтләделәр

Лениногорск ЗАГС бүлегендә 50 ел бергә яшәгән Вилдановлар гаиләсен котладылар.

Минниса Шамил кызы белән Рим Салих улы Вилдановлар алтын туйларын билгеләп үтте. 

Алар 1974 елның 23 августында гаилә корган булган. Өч ул үстергәннәр, барысына да югары белем биргәннәр. Бүгенге көндә 6 оныклары булган бәхетле әби белән бабай алар. 

Юбилярларны котларга барлык балалары, якыннары килгән. Традиция буенча Вилдановлар гаиләсе Татарстан Республикасы Лениногорск районының юбилярлар китабына үз имзаларын куйды. 

ЗАГС хезмәткәрләре аларга юбилей таныклыгы тапшырып ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск ЗАГС бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев