Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида авыл хуҗалыгында эшләүче яшь кадрларга багышланган «Яшь буын сайлый» дигән фотокүргәзмә эшли

Лениногорскида “Яшь буын сайлый” дип аталган фотокүргәзмә ачылды, ул һөнәри яктан язмышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән яшь кадрлар турында.

Аларның барысын да бер максат – авыл хуҗалыгын белемле, энергияле, креатив хезмәткәрләр белән тәэмин итү, аграр тармакны ярату берләштерә. 

Проектны оештыручы - «Август-Агро» компаниясе. Компания фикеренчә, Күргәзмә аграр тармакның якты киләчәген төзүдә бүгенге яшь кадрларның ролен бәяләргә ярдәм итәчәк.

Кадрларда – сурәтләрдә энергияле яшьләр, алар «Август-Агро»ның республикада эшләп килүче агрофирмаларының реаль хезмәткәрләре, заманча куәтле техника янында яки өр-яңа җайланмалар фонында төшкәннәр.

Холдинг предприятиеләрендә кул хезмәте кулланылмый диярлек, белгечләр өчен генә түгел, терлекчеләр, механизаторлар өчен дә уңайлы шартлар тудырылган. Бу аспектлар яшьләрне җәлеп итә, моның турында фотосурәтләр дәлилли.

Механизаторларга аерым игътибар бирелгән. РФ Хезмәт Министрлыгы исәпләве буенча, 2032 елга кадәр механизаторлар һөнәре иң дефицитлы дүрт һөнәр арасына керәчәк. Нәкъ менә шуның өчен фотокүргәзмә Лениногорск политехника колледжында ачылды, әлеге уку йорты Лениногорск районында гына түгел,  күрше төбәкләргә дә агропромышленность кадрлары әзерләү базасы булып тора. 

Проект геройлары арасында – “Август-Лениногорск” хуҗалыгында эшләүче яшь комбайнчы – Руслан Шиапов. Ул быел район буенча үткәрелә торган “Иң яхшы комбайнчы” бәйгесенең беренче атнасында җиңүче булды. Урак вакытында Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов аңа флаг һәм акчалата премия тапшырган иде. Шушы мизгел фотога кергән дә инде. 

Руслан Шиапов 9нчы сыйныфтан соң Лениногорск политехника колледжына укырга кергән. “Автомеханик” белгечлеге алып, укуны тәмамлауга “Август-Лениногорск” хуҗалыгына, 2020 елда эшкә килә. 
-    Хуҗалыкта эш шартлары яхшы. Техника куәтле, заманча. Эш киемнәре бирелә, ашату оештырылган, хезмәт хакы вакытында түләнә, - ди Руслан. – Җәй айларында комбайнда эшлим, икмәк суктырам. Быел яңгырлы булды җәй, урак өчен бераз авыррак булды. 

Фотокүргәзмәдә колледжның башка чыгаралышлары да бар, шулай ук алар арасында ветеринар табиб – Татьяна Исламова. 


20 фотоплакатны үз эченә алган экспозиция Лениногорск политехника колледжында ачылды, иртәгә ул  нефть техникумында эшли башлаячак. 

Яңа ел бәйрәмнәрендә исә Шөгер мәдәният йортына алып килергә планлаштыралар. 

 

фотолар: ЛПК.

Розалия Мостафина

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 19 декабрьдә укый аласыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев