Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида бәйрәм чарасында “кыр кухнясы” эшләде

Кыр кухнясында пешерелгән ботка тәмле иде.

Лениногорскида традицион рәвештә Җиңү бәйрәмендә “кыр кухнясы” оештыралар.

Ул үзәк мәйданда була. Зур кәстрүлләр белән солдат боткасы – карабодай боткасы алып киләләр. Аны тәлинкәгә салып, ипи, кайнар чәй белән бирәләр.

Бу елда көн салкынча булгач, солдат боткасын ветераннар гына түгел, бәйрәм карарга чыгучылар да бик теләп авыз иттеләр. Халык чиратка тезелеп алды, пешерүчеләр бушлай өләштеләр.

Лениногорскилы Хәлил Исмәгыйлев: “Фронт боткасы бик тәмле. Мин һәр елны Җиңү бәйрәменә чыгам һәм боткадан авыз итмичә калганым юк. Рәхмәт оештыручыларга”, - ди. 

Лениногорскиның мактаулы гражданины, нефтьче-ветеран Наил Сәйдәшев та биредә. “Мин армиядә Севастопольдә хезмәт иттем. Бүген солдат боткасын ашагач, армиядә хезмәт иткән вакытларым искә төште. Бик тәмле ботка пешергәннәр”, - ди. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев