Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинасы ачыла (+фотолар)

Мәснәви Хәертдинов исемендәге Балалар сәнгать мәктәбенең икенче бинасында капиталь ремонт эшләре бара.

Лениногорскида эшләп килүче М. Хәертдинов исемендәге Балалар сәнгать мәктәбенә бүгенге көндә шактый күләмдә бала йөри. Быел, яңа уку елына, балалар күп булганлыктан, аның икенче бинасы да ачылачак. 

Аның яңа бинасы элекке «За нефть» газеты редакциясе булган ике катлы йортта, Булгаков урамы, 3нче йортта булачак. Хәзерге вакытта анда капиталь ремонт эшләре бара. Утыз кешегә якын эшчеләр тышкы фасадын ясый, эчке ягын буйый, түбәсенә ут, стенасына җылыткыч батареяларны, яңа ишекләрне куя.  

Андагы капиталь ремонт эшнең барышын без дә күреп килергә булдык. Без килгәндә, кызганычка, төшке аш вакыты иде, шуңа буяучы хатын-кызларны гына очраттык. Мәсәлән, штукатур-моляр эшен башкаручы Оксана (фамилиясен әйтергә теләмәде) әйтүенчә, «Бинага килеп керү белән күргәнсездер, эш монда «кайный», инде әкренләп кенә тәмамлану ягында, дисәм ялгыш булыр. Эшлисе эшләр шактый әле. Стеналар тигезләп ясалып бара, аннан буяп, эшен бетереп барабыз. Кайбер бүлмәләрдә инде җылыткыч батареялар да куелды. Бинаның икенче катындагы бүлмәләрнең күбесендә түбәгә ут кую эше тәмамланган. Электр чыбыкларын дөрес кую эше дә җиңелләрдән түгел. Күп көч һәм игътибар сорый. Кул юар өчен раковина тора торган урыннарда плиткалар да, яңа тәрәзә һәм ишекләр дә куелды. Эшләр август урталарына тәмамланыр, дип ышанабыз«,- ди ул.

Шунысын да әйтергә кирәк, мөмкинлекләре чикле балалар турында да кайгырткан алар. Аларга менәргә уңайлы булсын өчен аерым керү урыны, пандус та куелачак. 

Бүгенге көндә М. Хәертдинов исемендәге Балалар сәнгать мәктәбенең үз бинасына йөрүче балалар яңа бина ачылу турында нәрсә уйлый? Алардан фикерләрен беләсе килеп, сораштырырга булдык.

Балалар сәнгать мәктәбенә беренче сыйныфтан ук йөри башлаган 7 нче сыйныф укучысы Лия Әхмәтова: «Яңа бина ачылу турында белгәч, бик шатландык. Анда йөрүче балалар иркен һәм зур, уңайлы бүлмәләрдә укырлар, дип ышанабыз. Мин рәсем ясарга, балчыктан һәм папье маше белән әйберләр төшерергә яратам. Иң мөһиме — укытучыларыбыз бик әйбәт, безгә бөтен нәрсәне яхшылап күрсәтеп, аңлатып бирәләр», — ди ул.

Бинага капиталь ремонт эшләре август ае урталарында тәмамланыр, балалар өчен бик иркен һәм уңайлы булыр, дип ышаныйк без дә. Иң мөһиме, мәктәпкә йөрүче укучыларның рәсем ясауга мөмкинлекләрен арттыру, сәләтләрен үстерү, аларны иҗат итүгә җәлеп итү тора. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев