Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Балаларны яклау көнен бәйрәм иттеләр (+фотолар)

Лениногорскиның М. Горький исемендәге урман паркында Балаларны яклау көненә балалар өчен төрледән төрле бәйрәм чаралары үткәрелде.

Урман паркында бәйрәмнең узуы юкка гына түгелдер, чөнки монда балалар өчен уен мәйданчыклары, карусельләр һәм матур табигать үзенә тартып тора. Бәйрәмгә килүчеләрне Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова сәламләде һәм бәйрәм белән котлап, балаларга күңелле һәм истә калырлык бәйрәм теләде. 

Бәйрәм урман паркында урнашкан сәхнәдә шәһәребезнең яшь артистлары чыгышы белән үрелеп барды, «Браво» сәнгатьле сүз студиясе, «Тип-топ» кечкенәләр төркеме һәм башкалар. 

Иң кызыклы мизгелләрнең берсе — балаларның әкият геройлары булып хоровод әйләнүе булгандыр. Алар арасында иң матур һәм үзенчәлекле костюм өчен конкурс та оештырылды. 

Балалар «Эмбру», «Аквамозайка» суда рәсем ясау буенча мастер-класста катнашты, теләгәннәр рәсем белән аквагрим ясатты, пазллар төзеде, уеннар уйнады һәм башкалар. Балаларның иң куанып көтеп алган бәйрәмнең өлеше — ул буяу фестивале иде. Балаларның бөтен шатлыгы да шул булгандыр, мөгаен. Сәхнәдә алып баручыны күрү белән барысы да буяу сату урынына ашкынды. Барысы да буяулы булгач, буяулар сиптеләр.

2нче мәктәп укучысы Азалия Снагатуллинага бәйрәм бик ошаган. Күрәм, битендә үзләре теләгән узордан аквагрим ялтырый. «Миңа бәйрәм бик ошады. Төрле мастер-классларда, уеннарда катнаштым. Ярышта җиңеп, үзем яраткан конфетны да эләктердем. Буяу фестивален теге елдан бирле сагынып көттем. Күңелем булды, иптәшләрем белән баштан аякка кадәр коендык. Кайткач, юып кына бетерәсе. Әнием орышмаса инде. Орышмас, бүген бәйрәм бит», — диде ул. 

Балалар бәйрәмнән канәгать калсын өчен сабын күбеге белән шоу да әзерләгәннәр иде хәтта. Анда да кечкенәсеннән алып олысына кадәр күбектә иде. 

Бәйрәмгә килгән 10 яшьлек Нурия Шафикова буяу фестивален көтеп алган. «Балаларны яклау көненә әнием белән ел да чыгабыз. Башка бәйрәмнәрне дә калдырган юк, әмма Балалар көне бәйрәмен кечкенәдән яратам. Әнием сораган әйберләрне ала, уенчык, туңдырма. Мин хәзер уенчыкка кызыкмыйм, әнә иркәмә кирәк, аңа әле 1 генә яшь. Миңа буяу фестивале ошый. Монда — урман паркында киртәләрне узар һәм үз көчеңне сынап карау өчен мәйданчык бар, шунда йөрергә яратам. Кем белә, бәлки, киләчәгемне спорт белән бәйләрмен», — дип уртаклашты Нурия. 

Бәйрәм барышында, Юрий Гагарин исемендәге Балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Халык китабы» фестивале кысаларында «Халыклар әкиятләре белән дус» дип исемләнгән, төрле әкият геройларыннан торган шәхесләр белән әкият күрсәтте, бәйрәмдә төрле милләт балалары бар иде бит. 

Күңелле, матур булды бәйрәм. Балалар арып-талып, шат күңел белән өйләренә таралышты. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев