Лениногорскида баласы өчен алимент түләмәүче ата кешене машинасыз калдырдылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида баласы өчен алимент түләмәүче ата кешене машинасыз калдырдылар

Лениногорск районы суд приставлары бүлегендә 1988 елгы ир-атка карата алимент түләтү турында башкарма эш кузгатылган.

Ул 2016 елда туган, балигъ булмаган улына карата алимент түләүләрдән читләшкән: суд карары булуына карамастан, приставлар чакыруына игътибар да итми, рәсми рәвештә эшләми һәм керемнәрен яшерә. Нәтиҗәдә аның 457 000 сум күләмендә бурычы җыелган.

Эзләү чаралары барышында суд приставлары әлеге ир-атның  LADA Priora автомобиле барлыгын ачыклаган. Аның яшәү урынына ир-атны эзләргә килгәч тапмаганнар, ә менә йорт ишегалдында аның машинасы торган. 

Транспорт чарасын арестка алалар һәм хәзер ул сатылачак, ә сатудан кергән акчалар алимент бурычын түләүгә юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә Татарстан суд приставлары баш идарәсе.

 

https://vk.com/ufssprt?ysclid=m9mul4f9lc259703434

 


Нет комментариев