Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида беренче сыйныфка баручы 50 бала портфельле булды

Лениногорскида «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе узды.

Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит акциясе ел саен уза. Акция күпбалалалы, аз тәэмин ителгән гаиләдән булган балаларны шатландыра. Мәктәпкә беренче сыйныфка барыр алдыннан мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельле булалар.

Лениногорскида балаларга портфельләр алуда эшмәкәрләр, депутатлар, предприятие җитәкчеләре булыша. Бу хакта район башлыгы Рәгать Хөсәенов 1 классларга портфельләр тапшыру чарасында әйтте. Булышучыларга рәхмәт белдерде. Ә булачак укучыларга яхшы билгеләргә генә укуларын теләде.

Чара Мәгариф идарәсенең актлар залында узды. Монда депутатлар, эшмәкәрләр, Иҗтимагый совет вәкилләре, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин катнашты, укучылар, аларның әти-әниләре килде.

50 балага мәктәп кирәк-яраклары салынган сумкалар бүләк иттеләр.

 

Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2226667.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев