Лениногорскида чыпчыкларның санын ала башлаячаклар
Аларның санын алу Президент табигать фонды ярдәмендә 7 нче февральдән 16 нчы февральгә кадәр узачак.
Чыпчыкларны исәпләүдә экологлар, орнитологлар катнаша, гади кешеләр дә катнаша ала. Чыпчыкларны исәпкә алу Лениногорск районында да узачак.
Белгәнебезчә, чыпчыклар кеше яшәгән урыннарда ияләшеп яши. Болай яшәү аларга туклану, нәсел үрчетү өчен дә уңайлы.
Әмма соңгы вакытта вәзгыять үзгәрде, чыпчыкларның популяциясе дә кими башлады. Чыпчыкларның саны кимүгә йогынты ясый торган факторлар арасында түбәндәгеләр бар.
- Хәзерге заманча биналарда кошларга оя кору өчен кирәкле уңайлы куышлар һәм ярыклар юк
- Игенчелекнең заманча ысуллары һәм шәһәрнең яшел зоналарын, газоннарны даими кисеп тору, аларда чыпчыклар туклана торган орлыкларның өлгерүенә комачаулый.
- Корткыч бөҗәкләргә каршы химикатлар куллану, яшь кошлар өчен азык күләмен һәм уңышлы үрчүне киметә, аларның туклану мөмкинлегенә тискәре йогынты ясый.
Чыпчыкларның яшәү, туклану һәм үрчү мөмкинлегенәтискәре йогынтыны кеше үзе ясый. Ә чыпчыклар кеше өчен файдалы.
Кошлар, балаларын туендыру өчен, чүп үләннәренең орлыклары белән тукланалар һәм күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр.
фото: нейрочелтәр ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев