Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Донбасстагы сугышта һәлак булган балаларны искә алу акциясе узды (+фотолар)

Лениногорскиның Геройлар аллеясына балалар үз куллары белән ак кәгазьдән күгәрченнәр, чәчәкләр ясап килгәннәр.

27 июльдә ил буенча Донецк Халык Республикасында Донбасста сугыш корбаны булган балаларны искә алалар.

“Без дә әлеге акциядән битараф кала алмыйбыз. Яшьләр эшләре һәм спорт, туризм идарәсе, “Форпост” оешмасы, “Логос”, “Яшьләр үзәге”, волонтерлар – барыбыз да бирегә килеп, Донбасста һәлак булган балаларны искә алабыз. Әлеге трагедиядә, бу авырлыкларда без бергә диясебез килә”, - ди Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Светлана Илюхина.

Бу истәлекле дата 2022 елның 11 июлендә рәсмиләштерелә. 2014 елдан бирле Донбасста Украинаның хәрбиләштерелгән формированиеләре һөҗүмендә һәлак булган балаларның истәлеге әнә шулай мәңгеләштерелә.

6нчы мәктәптән Арсентий Низамутдинов  “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасында тора. Ул “Патриотизм һәм тарихи хәтер” юнәлеше буенча эш алып бара. “Бүгенге акциядә балаларның шундый зур трагедиягә дучар ителүен белдек. Без – тынычлык яклы. Минем мәктәптә укыган, Россия Герое -  Дамир Исламов белән горурланабыз. Ул безне саклады, яклады. Һәлак булуы кызганыч”, - ди.

Чараны алып баручы әйтүенчә, Донецкида һәлак булган балаларның исемнәре “Аллея ангелов” мемориалында, гранитта мәңгеләштерелгән.

Акциядә шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашты. Ул мондый авыр хәсрәтләр күрергә язмасын, дип теләде. “Балалар, сезнең һәрберегезнең кулында ак күгәрченнәр яки чәчәкләр.  Донбасс балаларын кызгану хисе белән ясагансыздыр, сез дә алар өчен чын күңелдән борчылгансыздыр. Киләчәктә без аерым мәйданчык булдырып, Донбасстагы балаларны искә алу урыны итеп ясарбыз. Ә бүген Бөек ватан сугышында һәлак булган геройлар аллеясындагы һәйкәлгә чәчәкләребезне салыйк”, - диде Гөлфирә Рафикова.

Бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, һәйкәлгә чәчәкләр, уенчыклар, шәмнәр куйдылар.

Розалия Мостафина тексты

Рамия Гарифуллина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев