Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Дуслык күпере» (»Радуга дружбы») фестивале үткәрелде (+фотолар)

Лениногорск Мәдәният йортында инде 7нче тапкыр «Дуслык күпере» («Радуга дружбы») фестивале узды. Быел фестиваль Гаилә елына багышланды.

Анда шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар, егет-кызлар катнашты. Алар — шәһәребездә эшләп килүче ансамбль коллективына керүче, биюче, җырлаучы төрле милләттән булган яшьләр. 

Фестивальне «Хореография», «Вокаль ансамбльләр», «Нәфис сүз», «Вокал-соло» номинацияләре буенча жюри әгъзалары бәяләп барды. 

Катнашучыларны Мәдәният сарае белгече Неля Чубатова сәламләде, барысына да уңышлар теләде. «Безнең республикада күпмилләтле халык яши. Аларның һәрберсенең традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап калуга зур игътибар бирелә. Күптән түгел Казан шәһәрендә „Татар сүзе“ Халыкара нәфис сүз бәйгесенең Гала-концерты узды. „Туган тел“ номинациясендә беренче урынны шәһәребезнең „Вишка-лейне“ мордва балалар ансамленә йөрүче Мария Мишакина яулады. Бик тә горурланабыз. Шул уңайдан, шәһәребездәге „Эзрянка“ һәм „Вишка-лейне“ мордва ансамле җитәкчесе Мария Шалинага да фестивальнең Рәхмәт хаты җибәрелде», — дип аны бүләкләргә чакырды. 

Фестивальне «Эра» бию ансамбле «И туган тел» җырына бию белән башлады. 

«Вокаль ансамбльләр» номинациясендә мәсәлән, Арт-студия «Браво», «Созвучие», «Салам», «Вишка-лейне» кебек ансамбльләр чуваш, мордва, рус телендә матур җырлар башкарды. 

Сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр арасында Амира Сәлимова, Риана Сафуанова, Марсель Җиһаншин, Марсель Магсумов һәм башкалар бар иде. Мәсәлән, Марсель Магсумов «Әти — гаилә башлыгы» шигырен сөйләргә әнисе белән килгән. Сәхнәдә ул әнисе белән бергә өчпочмаклар тотып, этисенең эштән кайтуын ничек зарыгып көткәнен күрсәтте. 

Җыр-моңга сәләтле яшьләр дә күп безнең шәһәрдә. Балалар арасында, мәсәлән, Екатерина Исмәгыйлева, Хөсәенов Аяз, Булат Касимов, Кәрим Ибәтулиннар бик күпләргә таныш булса, Риана Гиззатуллинаны ишеткән юк иде әле. 

Сәхнәдә чыгыш ясаган һәр бала Диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнде.

Шундый сәләтле һәм талантлы яшьләр булганда мәдәниятебез югалмаячак. Киләчәктә дә аларга зур уңышлар, югары үрләр яулауларын телибез.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев