Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Дуслык күпере» фестивале үтте (+фото һәм видео)

Лениногорск Мәдәният сараенда инде сигез ел рәттән «Дуслык күпере» («Радуга дружбы») фестивале үткәрелә.

Быелгы фестивальдә шәһәрнең  балалар бакчасына йөрүче балалар катнашты. Аларны өч номинация буенча сынадылар. Болар — «Нәфис сүз», «Хореография», «Вокал». 

Җиңүчеләргә Диплом һәм сертификатлар бирелде. Урыннар болай билгеләнде: 

«Хореография» номинациясендә: 

II урын — «Россияночка» һәм «Задоринка» бию коллективлары;
I урын — «Звездочки» һәм «Арабески» бию коллективлары;

«Нәфис сүз» номинациясендә 18 бала лаеклы урыннар яулады.

Искәндәр Гирфанов, Александр Мальковский, Мәликә Маврина, Юлия Клемичева, София Корытина Дипломга лаек булды. 

Шул ук номинациядә, III урынны Риана Насибуллина, Алиса Киселева, Севилия Гараева, Артем Горошин алса, II урынны Юлия Рузанова, Ария Шамгуллина, Амира Гарипова, Эмилия Возняк, I урынны Есения Кондратьева, Ранель Гарипов, Айваз Хайрутдинов алды. 

«Фантазеры» коллективы төрле телләрдә шигырьләр сөйләде. Алар  Диплом һәм сертификатка ия булдылар. 

«Вокал-соло» номинациясендә: 

«Фантазеры» ансамбле –  II урынны, Маргарита Сабитова, «Веселожки» ансамбле  I урынны яулады.

 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев