Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида янгында ир белән хатын һәлак булган

Янгын бүген, 20 декабрьдә иртән чыккан.

 

Лениногорскиның Лермонтов урамындагы ике катлы күпфатирлы йортта янгын чыккан. Янгын турында хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына 4.28 сәгатьтә кабул ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урында янгын сүндерүчеләр ике бүлмәле фатирның икенче катында әйберләр һәм җиһазлар януын ачыклаган.

04.39 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Бер минуттан соң  янгын сүндерүчеләр ачык утны да бетергән.

Янган конструкцияләрен  аралаганда ир-атның гәүдәсе, ә берникадәр вакыттан соң хатын-кызның гәүдәсе табылган. Аларның шәхесләре ачыклана.

ЧЫГАНАК

Фото: © ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X