Лениногорскида яшәүче ир-атны мошенниклар илгә хыянәт итүдә гаепләгән һәм акчасына хуҗа булганнар
Уяу булыйк: угрылар!
Угрылык тарихы лениногорскилы Н.га, үзен мәҗбүри медицина иминияте вәкиле дип таныштыручы шалтыратуыннан башланган. Ул медицина страховкасын электрон вариантка алыштыру кирәклеген хәбәр иткән. Ә алыштыру өчен Н.ның телефонына смс-хәбәр белән килгән код саннарын шалтыратучыга әйтеп яздырырга кирәк булган.
Ир кеше уйлап та тормыйча үзенә килгән кодны әйтеп биргән. Менә шуннан киткән могҗизалы хәлләр: башта Н. ның телефонына кроссплатформа (тиз аралашу системасы) буенча хәбәр килә, имеш, аның дәүләт хезмәтләрендәге шәхси битен ватып керергә омтылыш ясаганнар.
Бераздан ягымлы гына хатын-кыз тавышы шалтыратып, сезгә хәзер ФСБ хезмәткәре шалтыратачак дигән. ФСБ хезмәткәре дә озак көттереп тормаган, тиз арада шалтыратып, бик җитди һәм куркыныч итеп: “Сезнең шәхси исәбегездән федераль эзләүдә булган террорчы (исем-фамилиясен дә атаган) исеменә акча күчерү омтылышы теркәлгән. Дошманның кораллы көчләренә ярдәм иткән өчен сезне бик озакка төрмәгә утыртачаклар”,- дип янаган.
Менә шулай мошенниклар аны аңын җуеп егылыр дәрәҗәгә җиткергән. Нәкъ шушы мизгелдә аңа ярдәм итәргә ашкынып торучы бер “игелекле” бәндә килеп чыккан. Ул үзен “банк хезмәткәре дигән һәм Н.га бердәм шәхси исәбен яңабаштан үзгәртергә, исәбендә булган барлык акчаларын шунда күчерергә кушкан.
Н. аның сүзен тыңлап, барлык күрсәтмәләрен үтәгән. Ул әле үзенә җибәрелгән теләсә нинди сылтамалар буенча озак вакыт күчеп йөргән, кушымталар урнаштырган, виртуаль карталар төзегән, бердәм дәүләт хезмәтләре порталында кредитлар бирүгә үз - үзен тыю функциясен урнаштырган, шалтыратучыга үзенең паспортын төшереп җибәргән.
Мошенниклар акчасыннан коры калдырсын өчен, үзе дә аңламыйча аларга зур ярдәм күрсәткән. Аның бу гамәлләре 1 миллион ярымнан артык акчасы җинаятьчеләрнең кесәсенә кереп урнашуына булышлык иткән.
“Мин элек массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта мошенникларның алдау схемалары турында укыдым да, ишеттем дә. Әмма беркайчан да аларның хәйләләренә үзем эләгермен дип уйламадым», - дип сөйләгән зыян күрүче, эчке эшләр бүлегенә гариза бирергә килгәч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев