Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче ир кешене мошенниклар алдап, 700 мең сумсыз калдырганнар

Әмма моның белән генә тынычланмыйча, икенче көнне янә шалтыратканнар.

57 яшьлек лениногорскилының телефонына  мессенджер аша хокук саклау органнары эмблемасы белән шалтырату килгән. Шалтыратучы үзен эчке эшләр хезмәтеннән  дип таныштырган. Ул ир кешенең исеменә билгесез кешеләрнең кредит рәсмиләштерергә  җыенуын хәбәр иткән. Аларның  бу законсыз эшләрен булдырмый калу өчен банк бүлекчәсенә барырга һәм 700 мең сумлык кредит рәсмиләштерергә кирәклеген әйткән. 

Моннан тыш, әңгәмәдәше ир кешегә аферистларны тоткарлауда ярдәм күрсәтүен дә сораган. Мошенниклар сүзенә ышанып, ялгыш юлдан киткән лениногорскилы, алар әйткән банкның иң якын бүлекчәсенә барып, кредит рәсмиләштергән һәм күрсәтелгән сумманы акчага әйләндергән.

Аның белән телефоннан даими аралашып торган “хокук сакчысы” банкның бу бүлегендә ир кешенең исеменә кредит алырга  җыенучылар табылмаганлыгын белдергән. Шуңа күрә банкның күрше шәһәрдәге бүлекчәсенә баруын сораган. 

Җинаятьчеләрне тоткарлау операциясе күрше шәһәрдә дә уңышсызлыкка очрагач, акчаны “куркынычсыз исәпкә” күчереп торырга кушканнар. Зыян күрүче шулай эшләгән дә.

Икенче көнне ир кешегә шул ук “хезмәткәр” янә шалтыратып, инде башка банктан миллион сумга тагын бер кредит рәсмиләштерү кирәклеген әйткән. Лениногорскилы берни дә аңламыйча  тагын банкка барып, гариза биргән. Бәхетенә, бу банкның чын иминлек хезмәткәре белән аралашырга  туры килгән. Аның белән сөйләшкәннән соң гына  ир кеше ике көн дәвамында аферистлар тоткынлыгында булуын аңлаган.

Бу факт буенча РФ Җинаять Кодексы 159 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять билгеләре –  мошенниклык  буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев