Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче хатын-кыз очраклы рәвештә угрылардан котылган

Өлкән яшьтәге ханым эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итеп, үзе белән булган хәлне сөйләгән.

Өендә ялгыз гына булганда аңа чит кеше номерыннан кызы шалтыраткан һәм үзенең юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруын әйткән. 

“Телефоннан елый-елый сөйләүчене мин чынлап та кызым дип уйладым. Ул үзенең гаебе белән руль артында утырган йөкле хатын-кызның юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнүен, хәзер зыян күрүченең һәм үзенең хастаханәгә озатылуын әйтте. Күп суммада акча кирәген белдерде. Мин бераздан аның тавышы үзенекенә бик ошап бетмәвен аңлап, нәрсә булганын сорадым. Кызым үзенең авыз тирәсе яралануын әйтте”,- дип сөйләгән пенсионер ханым.

Әмма мошенниклар аларга озак сөйләшергә мөмкинлек бирмәгән, трубканы шунда ук үзен тикшерү бүлеге хезмәткәре дип таныштыручы алган. Ул ханыма булган акчаларын җыеп, әзерләнеп торырга кушкан, чөнки озакламый акча картыннан киләчәкләр, ә акча булмаса, кызына берничек тә ярдәм итә алмаячакларын, аны төрмәгә утыртачакларын аңлаткан.

Ханым 200 меңнән артык акча, хастаханәгә кирәкле әйберләрне әзерләп куйгач кына, ишектәге звонокка басканнар.

Пенсионер ханым ни күзе белән күрсен, аның каршында  сау-сәламәт кызы басып тора.  Кызы 78 яшьлек әнисен эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итеп, үзе белән булган хәлләр турында сөйләп бирергә күндергән.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге Һәрвакыт туганнарыгыз, хезмәттәшләрегез белән элемтәдә булырга, үзегезгә килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшереп чыгарга киңәш итә.

 

фото: ясалма интеллект ярдәмендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев