Лениногорскида яшәүче хатын-кыз посылка алу өчен миллион ярым сумын югалткан
Лениногорск шәһәрендә яшәүче хатын-кыз «Россия Почтасы» хезмәткәрләре булып мошенниклар шалтыратуыннан соң 1,4 миллион сум акчасын югалткан.
Мошенниклар аның исеменә посылка килде, аны алу өчен смс итеп җибәрелгән кодны сораганнар.
Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегенә 40 яшьлек хатын-кыз мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз аңарга почтадан шалтыратулары һәм аның исеменә килгән посылка турында хәбәр итүләре турында сөйли. Аны алу өчен СМСтан кодны хәбәр итәргә кирәк дигәч, зыян күрүче шулай эшләгән дә.
Шуннан соң инде хокук саклау органнары исеменнән шалтыратулар килә башлый. Ялган полиция хезмәткәрләре хатын-кызны аферистларның аның счетына керү мөмкинлеге булуы һәм акчаларын сакларга, булган барлык акчаларны алырга һәм «куркынычсыз счетка» күчерергә кирәклеге белән куркыткан.
Гариза бирүченең үз акчалары булмаган, ләкин ул әтисенең җыйган акчаларын алдакчылар тарафыннан күрсәтелгән банк реквизитларына 1 400 000 сум күчергән. Берничә көннән соң гына ул мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев