Лениногорскида язгы ташуга әзерлек бара
Лениногорскиның кеше иминлеге сагында торучы хезмәтләре язгы ташуга әзерләнә.
Лениногорск муниципаль районында су басу ихтималы булган зоналарга 15 торак пункт эләгә, аларда гомуми алганда 204 йорт бар һәм барлыгы 377 кеше яши.
Лениногорск муниципаль районы сулыкларында язгы ташу апрельнең беренче декадасында башланыр дип фаразлана.
Муниципаль районы территориясендә, язгы ташу чорында мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен махсус төркем булдырылды. Аның шәхси исәбендә 223 хезмәткәр һәм барлыгы 89 берәмлек техника , 11 - йөзү чарасы, 13 берәмлек су суырту өчен махсус техника һәм 15 электр белән тәэмин итүнең күчмә автономияле чыганагы бар.
Сугышлы, Керкәле, Туктар-Урдалы, Сарабиккол, Яңа Иштирәк авылларында район элемтә идарәсенең хәбәрләшү системасы урнаштырылган.
Язгы ташу вакытында гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, Лениногорск районында яшәүчеләр ашыгыч ярдәм сорап 112, 01 яки 2-75-77 телефоннары аша мөрәҗәгать итә алалар. Вакытында мөрәҗәгать итү белгечләргә тизрәк җавап бирергә һәм зыянны булдырмый калырга яисә киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев