Лениногорскида «Игътибар — балалар!» профилактик чарасы бара
Лениногорскида 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр «Игътибар — балалар!» профилактик чарасы уза.
Яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәп һәм балалар бакчасы территориясендә автоинспекторлар тикшерү алып барачак.
Чара барышында мәктәп автобусларының техник торышы тикшереләчәк.
1 сентябрьдән ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәп яны территорияләрендә дежурда торачак.
Лениногорск ЮХИДИ идарәсе начальнигы Айдар Хаҗиев машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп, тизлек режимын балалар учреждениеләре һәм җәяүлеләр кичүе урыннары янында арттырмаска, куркынычсызлык каешларын эләктереп, балаларны махсус креслода гына йөртергә куша.
«Хөрмәтле ата-аналар! Көн саен балага юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлатып, исләренә төшереп торыгыз.
Бала белән көн дә „Өй-мәктәп-өй“ маршрутын үтегез. Балалардан машина ачкычларын ераграк урынга куегыз. Каникуллар вакытында балаларның кайда йөрүен тикшереп, белеп торыгыз», — ди Айдар Хаҗиев.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев