Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ике кеше янып үлгән янгынның нечкәлекләре ачыкланды

21 март кичендә 18 сәгать 47 минутта янгын турында хәбәр 66нчы янгын сүндерү бүлегенә килә.

Шалтыратучы ир-ат Девон урамы, 102нче йорт януы турында хәбәр итә. Ул шулай ук өй эченнән ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетелүен дә әйтә.

Янгын булган урынга шунда ук янгын сүндерүчеләр бригадасы кузгала. Монда “Ашыгыч ярдәм” бригадасы һәм газ, электр челтәрләре хезмәте дә килә.

66нчы янгын сүндерү частенең начальнигы, өлкән лейтенант Алексей Быков хәбәр иткәнчә, йорт 100 квадрат метр мәйданлы була. Стеналары агачтан. “Янгын прихожая өлешендә чыга. Без килгәндә өй эченнән куе төтен чыга иде. Күршеләре каршы алды. Алар өй эчендә хуҗабикә һәм аның белән торучы ир-ат булуын хәбәр иттеләр”, - ди Алексей Быков.

Янгынның башка корылмаларга күчү куркынычы булмый.

Коткаручылар 18 сәгать 52 минутта зал бүлмәсендә ир-атка тап булалар. Аңа маска кидереп, тәрәзә аша медикларга тапшыралар.

19 сәгать 07 минутта йокы бүлмәсендә карават һәм стена арасында идәндә хуҗабикә табыла.  Ул да махсус маска ярдәмендә медицина хезмәткәрләренә тапшырыла.

Кызганыч, 1959 елгы хатын-кыз һәм 1955 елгы ир-ат исән калмыйлар.

Тагын шунысы да бар: янгын чыкканда өйдә тагын ике кеше була. Алар урамга тәрәзә аша сикереп, качып китәләр.  Хәзер аларны эзлиләр.

Янгынның сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев