Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ике наркоманны «тотканнар»

Лениногорск районы буенча наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәре ЮХИДИ бүлеге инспекторы белән шәһәр территориясендә урнашкан БАМ гаражлар җәмгыяте янында районның Зеленая Роща авылында яшәүче 56 яшьлек таксистны тоткарлаган.

Машинада аның белән бергә Иске Кувак авылында яшәүче ике кеше — 44 яшьлек һәм 37 яшьлек ир-ат та булган. 44 яшьлек ир-атның куртка кесәсеннән төргәк табылган.  Экспертиза табылган төргәкнең наркотик булуын ачыклый. Җинаять эше кузгатылган.

37 яшьлек ир-атның телефонында «закладка» кая яшеренгән булуы турында геолокация булуын беләләр, кәрәзле телефонын алалар. Ир-атлар интернет-кибеттән үзләренә наркотиклар сатып алуларын, алар өчен онлайн түләүләрен әйткәннәр.  Ялланган такси белән «закладка» урынына барганнар. Таксистны нинди язмыш көтә, анысын соңрак белербез.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев