Лениногорскида «Иң яхшы студент — 2024» сайланды. Кем ул? (+видео һәм фотолар)
Лениногорск Мәдәният сараенда шәһәр уку йортлары студентлары арасында «Иң яхшы студент — 2024» муниципаль конкурсы узды.
Конкурста 5 студент көч сынашты. Алар арасында бер кыз - нефть техникумыннан Ксения Мулиндеева, 4се егетләр иде - политехник колледждан Кирилл Вахромеев, Адель Саматов, нефть техникумыннан Александр Полозников, Степан Сагидуллин. Аларны жюри әгъзалары бәяләп барды.
Алар конкурсның «Мин — студент» визитка, «Студент тормышының бер көне» өлешендә үзләре турында видеоролик күрсәтте. Һәрберсе тырышлык белән төшергән ул видеоларны. Үзләрен укыткан укытучыларны да калдырмаганнар, алар да бик теләп катнашкан. Студент тормышына кагылган ребуслар да чиште алар.
Студентлар уку гына түгел, ә сәнгать белән дә шөгыльләнергә өлгерә. Укудан бушаган вакытта кайсы рок җырларга, кайсы гитарада уйнарга, кайсы төркем барлыкка китереп концерт куя. Конкурс булгач, егетләребез җырлап күрсәтсә, Ксения биюче төркем кызлары белән бию башкарды.
Барча биремнәр дә үтәп бетерелгәч, жюри әгъзалары кемнең «Иң яхшы студент — 2024» икәненә нәтиҗә ясады. Креатив һәм юмор өчен Диплом һәм сертификат белән Кирилл Вахромеев һәм Ксения Мулиндеева бүләкләнде.
«Иң яхшы студент- 2024» конкурсының III нче урынына Степан Сагидуллин лаек булса, IIнче урынны Адель Саматов һәм I нче урынны Александр Полозников алды. Аларга да, шулай ук, сертификат һәм Дипломнар, бүләкләр тапшырдылар.
Студентларның конкурска ничек әзерләнүләрен дә сораштык. Мәсәлән, Адель Саматов үзе турында болай ди: «Мин политехник колледжның 2 нче курсында белем алам. Техникумда мәдәни-массакүләм секторны җитәклим. Актив егет үзем, бөтен чараларда катнашырга тырышам. Иҗат итәргә яратам. Әлеге конкурста катнашуыма бик шатмын, икенче урын алуым өчен дә куанам. Мөмкинлектән файдаланып, барлык студентларны да бәйрәм белән котлыйм. Һәрберсе үз юлын тапсын», ди Адель.
Конкурста беренче урынны яулаган Александр Полозников үзенең дулкынлауын әйтте. «Башта куркып калдым, булдыра алырмынмы, биремнәр авыр булмасмы, дип. Жюри әгъзаларына минем визитка „Я — студент“ видеосы бик ошады. Аның бертуган абыем белән икәү ясадык, ул миңа ярдәм итте, бик зур рәхмәт аңа. Беренче урын яулавым өчен бик куанам. Киләчәктә дә, мондый конкурс кына түгел, башка төрлеләр булса да, гел беренче урыны гына яуларга тырышачакмын. Күптән рок стилендә җырлау белән мавыгам. Сүзләрен үзем язам. Студентларга әйтер сүзем шул, курыкмагыз, актив булыгыз, катнашыгыз! Бәйрәм белән барыгызны да!» - диде Александр.
Рамия гарифуллина, автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев