Лениногорскида хуҗасыз этләр өчен җаваплы булучы компенсация түләячәк
Лениногорск суды шәһәр муниципалитетыннан, хуҗасыз эт һөҗүменә дучар булган бала файдасына әхлакый зыян компенсациясен түләтү карары чыгарды.
Үткән елның көзендә, шәһәрнең шәхси йортлар территориясендә балигъ булмаган яшьтәге балага сукбай эт һөҗүм иткән. Бала өстенә эт ташлану нәтиҗәсендә бик нык курыккан, тән җәрәхәтләре алган һәм хастаханәдә дәваланып чыккан. Әлеге очрактан соң баланың әнисе шәһәр прокуратурасына гариза белән мөрәҗәгать иткән, булган хәл турында аңлатма биргән.
Лениногорск районы территориясендә йортсыз хайваннарны аулауны оештыру бурычы район Башкарма комитетына йөкләнгән. Җирле үзидарә органының үз бурычларын тиешенчә үтәмәве балигъ булмаган балага рухи һәм физик зыян салган.
Лениногорск прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү үткәргәннән соң, зыян күргән баланың мәнфәгатьләрендә шәһәр судына дәгъва белән мөрәҗәгать иткән һәм муниципалитеттан әхлакый зыянны компенсацияләүне таләп иткән.
Лениногорск шәһәр суды прокурор дәгъвасын канәгатьләндерде һәм балигъ булмаган бала файдасына 55 мең сум күләмендә компенсация түләтү карары чыгарды. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән, шикаять ителергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев