Лениногорскида ишегалды бәйрәмнәре тәмамланды
Лениногорскиның Тукай урамы 16а йорты ишегалдында соңгы ишегалды бәйрәме узды.
Ишегалды бәйрәмен үткәрү — традициягә әверелде. Халык өчен бәйрәм концерты оештырыла, балалар өчен уен мәйданчыклары эшли. Шулай ук, мондый төр очрашуларда лениногорскилылар шәһәр башкарма комитеты хезмәтләренә үз сорауларын биреп, теләкләрен җиткерә ала.
Бәйрәм барышында микрорайонның актив булган гражданнарына Рәхмәт хатлары тапшыралар. Быел шундый 30 кешегә тапшырылган. Шулай ук, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе дә уздырылып, булачак беренче сыйныф укучыларына, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә үскән балаларга мәктәп кирәк-яраклары бирелде. Быел Ишегалды бәйрәмнәрендә барлыгы 50 бала мәктәп кирәк-ярагы алды.
Ишегалды бәйрәмнәре шәһәребездә кайда һәм ничек үткәнен язып чыккан идек инде. Бораулаучылар паркында , Шашин урамында узган бәйрәмнәр хакында тулырак язылган.
Фото: Лениногорск мэриясенең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев