Лениногорскида юлдан читтә мототранспорт чараларын йөртергә өйрәнүчеләр имтихан тапшырды
Имтихан тапшырдылар.
«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалы юлдан читтә мототранспорт чараларын йөртергә өйрәнүчеләрне укытып чыгарды. Татарстан Дәүләт техника күзәтчелегенең Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы Илнур Галимов алардан имтихан алды.
Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, анда курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада хәл иттеләр.
Гариза биргән 7 курсантның 6сы имтиханны уңышлы тапшырды, 1се кабат имтихан билгеләнгән биремне үти алмады.
Имтиханны уңышлы тапшырган затлар материалларны Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегенә тапшырганнан соң АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.
фото: И.Галимовтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев