Лениногорскида корнавирусның яңа очраклары ачыклану кискен артты
Лениногорскида коронавирус инфекциясе белән хәл янәдән кискенләште:
соңгы атнада гына әлеге авыруның 17 яңа очрагы теркәлгән.
Апрель аенда гына әле бер атна дәвамында берешәр очрак ачыклана иде. Әлеге авыру үпкәләр өзлегүгә – пневмониягә китерә. Коронавирус бетәргә җыенмый, хәер, табиблар ул бетмәячәк тә, диләр бит. Хәзергесе вакытта әлеге афәттән яклаучы бердәнбер чара – вакцинация ясату.
Күптән түгел район үзәк хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров, Лениногорск эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Олим Отакулов, шәһәр суды рәисе Ринат Сахавов, Роспотребнадзорның Лениногорскидагы идарәсе белгеч-эксперты Гүзәл Мөхетдинова, Лениногорск Тикшерү идарәсе начальнигы Елена Сахапова һәм башкалар вакцинациянең беренче этабын уздылар.
Баш табиб Рим Әмиров әйтүенчә, вакцинация һәркемнең үз ихтыярында, тик коронавирус белән бәйле вәзгыятькә карап, һәркем ныклап уйлансын иде. “Узган ел коронавирус белән авырдым, хәзер менә 6 айдан артык вакыт узды. Вакцинация узарга дип хәл иттем. Үземне һәм якыннарымны, хезмәттәшләремне куркыныч астына куясым килми”, - ди баш табиб.
Бүгенге көндә безнең хастаханәдә ике төрле вакцина бар: «Спутник V» (икенче төрле «Гам-КОВИД-Вак») һәм «ЭпиВакКорона». Лениногорскилыларга сайлау юлы да бар.
- «Спутник V» прививкасы алучы лениногорскилыларда катлаулы өзлегүләр булмады. Прививка алгач, кичке якта бераз тән температурасы күтәрелү, хәлсезлек булырга мөмкин. Тик бу вакытлыча, икенче көнне бетә. Өлкәннәр дә вакцинацияне җиңел кичерә, - ди Рим Әмиров.
Икенче вакцина - «ЭпиВакКорона» ул Россиядә эшләнгән, безнең хастаханәгә күптән түгел кайткан. Аны ясатучылар да бар. Әлеге вакцина шулай ук үзен нәтиҗәле, куркынычсыз итеп таныткан.
Ике вакцина да ике компонентлы, ике тапкыр ясатырга. Беренчесе белән икенчесе арасында вакыт – 21 көн.
18 яше тулган һәр лениногорскилы прививка ясата ала. Үзәк район хастаханәсе поликлиникасында яки медсанчастьтә ясатырга була, иртәнге 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр. Шимбә көнне дә ясыйлар.
Бүгенге көндә 5 меңнән артык лениногорскилы коронавируска каршы прививка ясаткан.
Фото: ЦРБ Лениногорск (https://vk.com/id578553894)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев