Лениногорскида кулланучылар хокукларын яклау буенча өлкән буын өчен очрашу узды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида кулланучылар хокукларын яклау буенча өлкән буын өчен очрашу узды

Лениногорскида өлкән буын вәкилләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белгечләр белән очрашты.

Чараны ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы "Логос" психология-педагогика ярдәме үзәге белән бергәлектә оештырды. Очрашуда Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова һәм "Логос" үзәге белгече Ольга Ященко чыгыш ясадылар.

Лекция сатып алучыларның хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләренә багышланды. Катнашучылар өлкән яшьтәге кешеләр еш очраша торган проблемалар турында фикер алышты. Болар: 

  • өйгә килеп товарларны кешеләргә тагып диярлек тәкъдим итү;
  • товарлар һәм хезмәтләр турында тулы булмаган яки дөрес булмаган мәгълүмат бирү;
  • телефон һәм интернет аша мошенниклык.

    Белгечләр мондый очракларда ничек эш итәргә кирәклеген җентекләп аңлатты:

    документларга шунда ук кул куймаска;
    килешү төзегәнче товар турында тулы һәм тикшерелгән мәгълүмат таләп итәргә;
    сатып алу алдыннан яки килешүгә кул куйганчы якыннары белән киңәшләшергә оялмаска.

    Очрашу азагында катнашучылар файдалы мәгълүмат һәм мөрәҗәгать итү өчен контактлар язылган брошюралар алды.

 

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе яңалыклары:  https://vk.com/gosalcogolrt

 

 

 

 

 


Нет комментариев