Лениногорскида махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнаша ала
Лениногорскиның хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен быел “Теләкләр чыршысы “нда катнашу мөмкинлеге бара.
«Теләкләр чыршысы» - илнең төрле почмакларында яшәүче балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә торган масштаблы бөтенроссия хәйрия проекты. Җиде ел дәверендә ул 320 мең баланың теләген тормышка ашырды, бүләкләрнең гомуми бәясе 4 миллиард сумнан артып китте.
“Теләкләр чыршысы”на хәрби операциядә катнашучыларның 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары үз хыялларын язып җибәрә ала.
Катнашу тәртибе мондый:
-2025 елның 20 декабренә кадәр теләк турында язып җибәрергә— баланың теләген җентекләп тасвирлап, гариза тутырырга;
-Гаризага акциядә катнашу хокукын раслый торган документларны (МХОда катнашучысының гаилә статусын раслый торган документлар) йөкләргә кирәк.
Һәр заявка акция шартларына туры килү-килмәвенә тикшереләчәк. Акциядә авыр хәлдә калган аерым категориядәге балалар гына катнаша ала. “Хәрби операциядә катнашучы яки катнашкан хәрби хезмәткәрләр яки мобилизацияләнгәннәр гаиләләреннән булган балалар» категориясенә керүчеләр катнаша ала.
Теләкне акция сайтында бастырачаклар. Башкаручы сайтта теләкне сайлый һәм аны 2025 елның 5 декабреннән 2026 елның 28 февраленә кадәр үтәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев