Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида мәктәп укучылары нәшрият юнәлеше буенча мастер-класста белемнәрен үстерделәр

Лениногорскида «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучы мәктәп укучылары чын нәшрият мастер-классында белемнәрен үстерделәр.

Әлеге осталык классын Казан университетларының берсендә архитектор һөнәренә укучы Регина Гарифуллина уздырды.

Укучылар остазлары җитәкчелегендә кыскача  ЗИН дип аталучы журнал ясарга өйрәнделәр. ЗИН инглиз телендәге «magazine» - «журнал» сүзеннән кыскартып алынган. Бу кулдан һәм еш кына бердәнбер нөсхәдә эшләнә торган зур булмаган автор басмалары. Дәресне 20 яшьлек Регина Гарифуллина үткәрде. Казан архитектура университеты студенты кызларга журнал ясауның  һәрбер адымына тукталып,  аңлаешлы итеп күрсәтте.

“Бүгенге көндә ЗИН - архитектурада бик популяр формат. Аларны проектларны презентацияләү өчен кулланалар. Бүген без өстәлләр артында чын  иҗат  лабораториясе ачтык.  Бу эшкә нинди материал да бара, хәтта искергән кәгазь, журнал кисемтәләре, картон, буяулар, төрле канцелярия кирәк-яраклары, барсы да  кулланыла”,- ди ул.

Кечкенә китапчыкның темасы итеп Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатын сайлап алганнар.

“ Укучылар кистеләр, ябыштырдылар, журналны  версткаладылар, ягъни барлык материалларны аның битенә урнаштырдылар. Кемдер шагыйрь иҗат иткән юлларын язды, кемдер Шүрәле яки Су анасы рәсемнәрен ясады. Иске басма машинкасы аеруча кызыксыну уятты. Күпләр өчен компьютер клавиатурасының «бабасы» белән танышу бик мавыктыргыч булып чыкты”,- дип сөйләде «Беренчеләр хәрәкәте»нең  Лениногорск бүлекчәсе Советы рәисе Марина Марчина.

Тимәш мәктәбе укуысы Айзилә Юнысова бу мастер-класста яңа дуслар табуын әйтте: 

“Күңелле булды, без элеккеге басма машинканың сәдәфләренә дә басып карадык, хәрефләре ничек чыга икән дип кызыксындык. Журнал ясау бик мавыктыргыч булды, ул үзе дә бик матур килеп чыкты”,- ди кыз.

Исламия Галимова

Фотолар Лениногорск үзәк китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев