Лениногорскида өч көн дәвамында КВН уйнадылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида өч көн дәвамында КВН уйнадылар

Шәһәрнең Яшьләр үзәгендә тапкырлар һәм шаяннар (КВН) лабораториясе шаулады.

Республика КВН Лигасы командалары тамаша залын көлке-шаяру, төрле кызыклы уйлап табулар белән тутырдылар.

Һәр көнне өр-яңа мәзәк – карарга килүчеләрдә өр-яңа кичерешләр тудырды.

Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча Лениногорск 8 нче  мәктәбенең «Не придумали» командасы җиңүче булды.

Тиздән алар безнең шәһәрне республиканың  телевизион КВН фестивалендә тәкъдим итәчәк.

 

Фото яшьләр үзәгеннән


Нет комментариев