Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Олимпийская команда» Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабының финалы уза (+фотолар)

Бүген, 15 май көнне Лениногорскиның 1нче спорт мәктәбендә «Олимпийская команда» Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабының финалы башланды.

Олимпиада өч көн дәвамында узачак. Анда республика районнарыннан килгән мәктәп укучылары катнаша. Мәсәлән, Кукмара, Арча районнары, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәреннән килгән мәктәп командалары бар. 

Катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы белгече Лариса Габитова сәламләде. 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы белгече Лариса Габитова әйтүенчә, әлеге олимпиада Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Лениногорск районы Мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелә. «Ул өч көн узачак. Шушы өч көн дәвамында укучыларның спорт өлкәсендә ни дәрәҗәдә әзерлеге, нәрсәгә сәләтле булулары ачыкланачак. Программада 7 төр ярыш, беренче тапкыр компьютер спорты, городки, җиңел атлетика, брейн-ринг төрләре була. Барлыгы 10 команда катнаша, һәр командада 16 кеше. Олимпиадада җиңү яулаган команда быелның сентябрь аенда узачак бөтенроссия этабында катнаша алачак. „Смена“ Бөтенроссия балалар үзәгендә торып, республика данын яклаячаклар», — диде. 

Ни өчен нәкъ менә Лениногорскида үтә бу олимпиада дигән сорауга ул: «Лениногорск районы һәр үткән спорт ярышларын сыйфатлы һәм җаваплы үткәрә. Шулай ук, монда спорт белән шөгыльләнү өчен искиткеч урыннар да бар. Иң мөһиме, квалификацияле һәм үз эшен белеп, башкаларга да җиткерә белүче белгечләр яши бу шәһәрдә», — ди ул. 

Олимпиада барлык район командаларының рәт буенча тезелеп, аларны сәламләүдән башланса, Лениногорск шәһәренең яшь гимнаст кызларының чыгышлары белән дәвам итте. Шуннан соң, судьялар кагыйдәләрне игълан итеп, ярышлар башланды. Һәр команда 600 метрга йөгерде, туп ургытты, озынлыкка сикерде, җиңел атлетика узды. Шулай ук, бүген аларны шахмат һәм баскетбол буенча ярыш көтә. 

Командалар ярыш сынаулары узган вакытта, кайберсеннән фикерләрен дә сораштык. Мәсәлән, Арча районыннан килгән «Арча» укучылар командасы: «Бик яхшы әзерләнеп килдек, үз көчебезгә ышанабыз. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнәбез. Регби, баскетбол, армрестлинг, тхэквондодан күпсанлы Диплом, грамота, медальләр иясе без. Лениногорск шәһәренә беренче тапкыр килүебез. Шәһәр матур, барыбызга да ошады», — диләр алар. 

Ярышлар өч көн дәвамында узачак. Иртәгә, 16 май көнне алар тег-регби, городки, компьютер спорты буенча ярышачак. Ә инде 17 май, олимпиаданың соңгы көнендә, баскетбол ярышлары, брейн-ринг  узачак. Җиңүче район да билгеле булачак. 

Бу хакта тулырак язып чыгарбыз, безнең белән булыгыз. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев