Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «ПапаФЕСТ» гаилә фестивале узды (+фотолар)

Лениногорскиның М. Горький исемендәге паркта «ПапаФЕСТ» гаилә фестивале узды. Беренче урынны Гәрәевлар гаиләсе яулады.

Фестивальдә 8 гаилә катнашты. Алар — Мөхәммәтовлар, Гәрәевлар, Журавлевлар, Гариповлар, Жупиковлар, Мураткиннар, Бадыковлар, Шаповаловлар гаиләсе. 
Яшьләр үзәге җитәкчесе Елена Демакина гаиләләрне сәламләп, аларга бөтен биремнәрне дә үтеп чыгарга, беренче урынны яуларга уңышлар теләде. 

«Шәһәребездә эшләп килүче Яшьләр үзәге грант отты. Бу — безнең өчен горурлык һәм төрле проектларны чынга ашырыр өчен зур мөмкинлек. Без «Гаилә территориясе» проектын чынга ашырып киләбез. Күптән түгел «ГаиләФест» фестивален үткәрсәк, бу юлы "ПапаФест"ны үткәрәбез. Барлык гаиләләргә дә уңышлар телим", диде. 

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова да Елена Демакина сүзләренә кушылып, катнашачак гаиләләргә уңышлар теләде һәм әти-әниләрне һәм балаларны берләштерә торган мондый чаралар үткәрелүе бик мөһим, андый чаралар кирәк һәм бүгенгесе көндә бик актуаль. Киләчәктә мондый гаилә фестивальләрендә тагын да күбрәк гаиләләр катнашса, яхшы булыр иде, диде. 

Гаилә фестивалендә әтиләр өчен төрле сынаулар әзерләнгән иде. Мәсәлән: бәрәңге әрчү, итарткыч (мясорубка)ны дөрес итеп төзү, кадак кагу, хатыны белән бергә «Йога» ясау һәм башкалар. 

Бөтен гаиләләр дә бик актив булды. Бер-берсеннән узыша-узыша ярыштылар. Чөнки барлык сынаулар да вакытка иде. 

Нәтиҗәдә, I урынны — Гәрәевлар, II урынны — Журавлевлар, III урынны — Жупиковлар гаиләсе яулады. Барлык катнашучы гаиләләргә Диплом һәм сертификатлар тапшырылды. 

«ПапаФест» фестивалендә балалар өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар булды. Алар битләренә аквагрим ясатты, азот белән үткәрелгән «Крио-БУМ» шоуында «туңган» поп-корннан авыз итте. Шулай ук, балалар белән әниләр бергәләп өйгә саклаучы өй хуҗасының курчагын да ясады. 

Бәйрәм җиңүчеләрне бүләкләү һәм бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

Рамия Гарифуллина фотолары һәм мәгълүматы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев