Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида реконструкциядән соң сугышчы-интернационалистларга һәйкәл ачылды (+фотолар)

Һәйкәлне ачу тантанасында шәһәр хакимияте вәкилләре, «Сугышчан туганлык» (»Боевое Братство»), «Чик сакчылары берлеге» (»Содружество пограничников»), Казан шәһәреннән килгән кунаклар, шулай ук ветераннар, әфганчылар, җирле халык катнашты.

Килгән барчасын да Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов сәламләде.

 "Хөрмәтле лениногорскилылар, бүген Ленин скверында сугышчы-интернационалистларга һәйкәл ачылды. Һәлак булган якташларның исемнәре бу һәйкәлдә мәңгеләштерелгән. Әлеге һәйкәлне реконструкцияләүгә үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләре житкерәм",-диде ул.

Реконструкция лениногорскилыларның шәхси инициативасы белән башкарылган.  "Сугышчан туганлык " оешмасының Лениногорск бүлекчәсе җитәкчесе, Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләр ветераны Камал Атакишиевка, "Беркут" хәрби - патриотик клуб житәкчесенә һәм башкаларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Район Советы депутаты Илья Мишин, рәхмәт сүзләрен җиткереп, шундый сүзләр әйтте:

 "Без солдатка һәйкәл ачабыз, ул да безнең кебек иде. Безнең һәрберебездә хәрби намус, батырлык һәм дан көче бар. Мондый гамәлләр безгә изге бурычны, Ватанны саклауны искә төшерә. Ул чактагы тәҗрибә хәзер МХОда булган якташларыбызга бик кирәк. Безнекеләр җиңәр дип ышанам". 

Һәйкәл ачылуда катнашкан республиканың Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары Ассамблеясе төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Вәлиуллин:

"Кадерле лениногорскилылар, сезнең өчен мөһим булган вакыйгада катнашу миңа шатлык. Монда яшьләрнең күп булуы сөендерә. Безнең ил үзенең тарихы, геройлары белән бай. Хәзерге вакытта илебездә нинди вакыйгалар бара, без фашизмга каршы көрәшәбез. Һәм җиңү безнең якта булачагына бернинди дә шик юк!",-диде. 

Һәйкәл ачылуда катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды, һәйкәлгә чәчәкләр салдыл. Һәм традиция буенча һәйкәл янында истәлеккә фотога төште. 

Рәмия Гарифуллина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев