Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида сайлау участоклары ачылды

15, 16, 17 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлау узачак.

Без быел сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлауда катнашачакбыз. Ил Президенты 6 елга сайлана.

Бүген - сайлауларның беренче көне. Иртәнге сигездә Лениногорск шәһәре һәм районында сайлау участоклары ачылды.

Лениногорскида 23 сайлау участогы эшлиячәк һәм бер вакытлыча участок, ул Лениногорск үзәк район хастаханәсендә урнашкан. Стационар дәвалануда булучылар өчен билгеләнгән.

Районда 32 сайлау участогы үз эшен алып барачак, берсе вакытлыча – “Бәкер” шифаханәсендә була, ял итүчеләр монда үз тавышларын бирә алачак.

Барлык сайлау участоклары иртәнге 8.00дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшлиячәк.

Лениногорск районында тавыш бирү процессының куркынычсызлыгы һәм ачыклыгы өчен 300дән артык күзәтүче эшлиячәк. Гражданнарның иминлеге өчен хокук саклау органнары хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

Фото авторы Рамия Гарифуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев