Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Шамил Бикчурин исемендәге премиягә иҗади конкурс игълан ителде

Лениногорск муниципаль районы территориясендә яшәүче татар, рус һәм башка халыкларның әдәбиятын, публицистикасын, мәдәниятен, сәнгать һәм музыка иҗатын үстерү максатларында,

 Шамил Бикчурин исемендәге премияне тапшыруга иҗади конкурс уздырылачак, дип хәбәр итә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә.

Конкурсның максатлары – район һәм шәһәр территориясендә яшәүче татар, рус һәм башка халыкларның әдәбиятын, публицистикасын, мәдәниятен, сәнгать һәм музыка иҗатын үстерү;  яшь авторларны, журналистларны һәм мәдәният эшлеклеләрен дә кертеп, талантлы интеллигенциягә һәрьяклап ярдәм итү;  халыкны мәдәни һәм сәнгати яктан агарту аша ватанпәрвәрлек һәм туган якка мәхәббәт хисләрен формалаштыру һәм ныгыту.

Конкурс берничә номинация буенча уздырыла:
- проза
- шигърият
- публицистика
- мәдәният
- сәнгать
- мәгърифәтчелек.

Конкурска эшләр Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә  2025 елның 10 декабренә кадәр кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 2-31-74.

  • Лениногорск шәһәре һәм районында Ш. Бикчурин исемендәге премия бердәнбер премия булып тора. Ул өч елга бер тапкыр бирелә. Шамил Бикчурин исемендәге премия 1992 елда булдырылган. Бүгенге көндә премиянең 70тән артык лауреаты бар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев