Лениногорскида шәхси секторда юлларны ремонтлау бара
Лениногорскида республика программасы кысаларында юл-урам челтәрләрен ремонтлау буенча юлларны яңарту эшләре бара.
Хәзерге вакытта шәхси секторда Народная стройка урамында “кызу эш”. Монда зур техника ярдәмендә асфальт салалар. Эшләрне тиз һәм шул ук вакытта сыйфатлы итеп тә башкарырга дигән максат куелган. Асфальт-бетон түшәүгә иртәнге 5тә үк тотыналар, кич белән генә туктыйлар.
Халык бу ремонтны күптән көткән. “Мин монда 20 еллап яшим. Мондый капиталь ремонтның булганы юк иде әле. Юл төзүчеләр тырыша, берничә көн элек башласалар да, күп эшләргә өлгерделәр, иске асфальтны алдылар, яңасын җәяләр”, - ди Евгений Трунов.
"Татнефтедор"ның Бөгелмә идарәсе Лениногорск участогы юл мастеры Александр Астафьев әйтүенчә, 2023 елда бу республика программасы буенча эшләр алар тарафыннан 6000 кв метрда башкарылган, алда тагын – 8 мең кв метрда эшләр көтә.
“Без шәхси секторда – Свобода, Фәррахов, Высоковольтная урамнарында һәм шәһәрдә Ленинградская-Крупская, Кутузов-Шашин чатлары урамнарында асфальт-бетон түшәүне бетердек. Народная стройкадан соң Подлесный поселогындагы Гагарин урамына китәбез. Аннары Лениногорскида да эшләр көтә: Фәхретдин, Колхозная, Пугачев урамнары”, - ди Александр Астафьев.
Моннан тыш, быел эшләр “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” федераль программасы буенча эшләнелә, болар: Лениногорск-Чирмешән, Лениногорск-Азнакай юлы участоклары.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов “ВКонтакте” челтәрендә туры эфир уздырганда район юлларын ясау турында әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр һәм район юлларын ямау эше белән генә түгел, ә капиталь ремонт белән тәртипкә китерергә планлаштырачаклар.
-“Татнефтедор” хезмәткәрләре белән бергә комиссия составында район юлларын карап, йөреп чыктык. Безнең уртак фикер бар: юлларны нык итеп ясарга, шунлыктан капиталь ремонт эшләре үткәрергә кирәк. Дөрес, монда финанс средстволары да күп кирәк булачак, аның каравы, юлларны ай саен ясап торырга кирәкмәячәк. Юллар буенча төп эшләр юл разметкалалары һәм яктылык урнаштыру белән бергә алып барылачак, - диде туры эфир вакытында Рәгать Хөсәенов.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев