Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида студентлар медицина отряды эшли

БДБ илләренең һәм Россия Федерациясенең 13 регионыннан 57 студент Лениногорск һәм Әлмәт медицина учреждениеләрендә “Татнефть” гранты кысаларында 10 июльдән эшли башлады.

Булачак табиблар һәм шәфкать туташлары һөнәргә төшенеп кенә калмый, хастаханәләрдәге медицина хезмәткәрләренә ярдәм дә күрсәтә.

«Призвание» Бөтенроссия студентлар медицина отряды – Татарстанда инде өченче ел рәттән «Татнефть» компаниясенең «Игелек энергиясе» конкурсы грантына гамәлгә ашырыла торган хезмәт проекты. Бу җәйдә отрядка беренче тапкыр Кыргызстан вәкилләре кушылды.

Проектның әһәмияте әйтеп бетергесез: булачак медикларны һөнәр белән таныштыру, аларга укыту программасы кысаларында гамәли күнекмәләр бирү, медицинаның «чынбарлык дөньясын» күрсәтү мөһим.

-    «Призвание» проекты республикага табиблар кадрларын җәлеп итү буенча елдан-ел зур әһәмияткә ия була. Без илнең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән килгән студентларны киләчәктә алар үзләренең һөнәри язмышларын Татарстан медицинасы белән бәйли алсын өчен кызыксындырырга телибез. “Татнефть” компаниясе проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итә, — ди Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров.

Лениногорск үзәк район хастаханәсендә Кыргызстаннан 6 студент эшли. Шуларның берсе – Кыргыз-Россия славян университетының (Бишкек) 4нче курс студенты Карина Ким. Ул диспансеризация үткәрергә ярдәм итә, пациентларның өенә бара, ЭКГ төшерә, анализга кан ала, медицина документациясен тутыра.

-    Мин «Призвание» турында белгәч, башка илнең медицина учреждениеләрендәге эшен күрергә кызыгып киттем. Кыргызстанда студентлар өчен практика шактый аерыла - монда барысы да ярдәм итә, аңлата, кул селтәми. Лениногорскида мин венадан кан алырга өйрәндем, куркыныч булыр дип уйлаган идем, алай ук булмады, - ди ул.

Студент кыз киләчәктә хирургия буенча эшләргә планлаштыра, Россияне уку һәм эш урыны буларак күз уңында тота. Карина инде Новосибирскидагы олимпиадада уңышка ирешергә өлгергән.

Волгоград дәүләт медицина университетының 4 нче курс студенты Лидия Лагоша Лениногорск үзәк район хастаханәсенең гнойлы хирургия бүлегендә эшли. Ул кече шәфкать туташы булып эшкә урнашкан, аның вазифасына авыруларны карау, аларны ашату, гигиена процедураларында ярдәм итү керә. Ул шулай ук төрле процедуралар өчен препаратларны артырырга өйрәнә.

“Бу минем беренче тәҗрибәм: барысы да ошый, ачык йөзле персоналлар монда. Өлкән коллегалар нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаталар, пациентлар һәм аларның авыру тарихлары белән таныштыралар, практикадан гадәти булмаган очраклар турында сөйлиләр. Минемчә, биредә медицина эшчәнлегенең ничек оештырылуын күрү, үзәк район хастаханәсенең ничек эшләвен аңлау өчен уникаль мөмкинлек, - ди Лидия.

Өченче хезмәт семестры вакытында, медицина учреждениеләрендә эшләүдән тыш, «Призвание» студентлары спорт, иҗади һәм мәдәни чараларда катнаша. Аерым алганда, иҗади фестиваль, спартакиада, Шөгер авылындагы ачык һавадагы нефть музеена, «Альметрика» интерактив үзәгенә экскурсия программалары оештыру, «Призвание» Мисс һәм Мистерын сайлау һәм башкалар планлаштырыла. «Призвание» отряды җәй ахырында сменаны тантанасы рәвештә ябачак.

Кристина Иванова

 Василий Иванов фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев