Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Шугалак» хоккей турниры узды (+фотолар)

Лениногорскиның «Нефтьче» Боз сараенда ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасында «Шугалак» республика хоккей турниры узды.

Турнирда катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Нефтяник» хоккей клубы президенты Ринат Шәфигуллин сәламләде һәм уңышлар теләде. 

Мондый төр хоккей ярышы Лениногорскида инде өч ел рәттән үткәрелә. Анда Әлмәт шәһәренең «ШКИД», Лаеш районыннан «Лаеш» һәм Лениногорскиның «Вихрь» җыелма командалары катнашты. 

Турнир нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Әлмәт шәһәренең «ШКИД» командасы яуласа, лениногорскилылар — 2нче, лаешлылар 3 урынга лаек булды. 

Уенчыларны аерым да бүләкләделәр. Мәсәлән, «ШКИД» командасыннан «Иң яхшы капкачы» Евгений булса, «Иң яхшы яклаучы» — «Лаеш» командасыннан Александр, «Иң яхшы һөҗүмче» — Лениногорскиның «Вихрь» командасыннан Данил, «Иң яхшы бомбардир», шулай ук, «ШКИД» командасыннан Рауф булды. 

Киеренке уеннан соң яшь хоккейчылар өчен «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары — Кирилл Петров, Михаил Глухов һәм Константин Лучевников мастер-класс үткәрде.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск мэриясе ВКонтакте социаль челтәреннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев