Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Татар аты» фестивале узды (+фотолар)

Лениногорск районы Каран авылында урнашкан «Алмакай» ат утарында беренче тапкыр «Татар аты» фестивале үткәрелде.

Анда республикадан мәртәбәле кунаклар, шәһәр хакимияте вәкилләре, хәтта Казахстан белән Дагыстаннан да килгәннәр иде. 

Фестивальнең рәсми өлеше башланганчы, «Алмакай»да «Аударыш» ярышы үткәрелде. Ярышта 2 һәм 3 яшьлек яшь атлар катнашты. Нәтиҗәдә, 2 яшьлек атлар арасында икенче урынны «Алмакай» ат утарыннан «Солтан» һәм беренче урынны «Мирас», икенче урынны «Айвар» кушаматлы ат, беренче урынны «Репродуктор» җәмгыятеннән «Зифа» кушаматлы ат яулады. 3 яшьлек атлар арасында өченче урынга «Репродуктор» җәмгыятеннән «Алтын» кушаматлы ат, икенче урын Актүбәдән «Дженибек», беренче урынны Әлмәт районы Тайсуган авылыннан килгән «Дунай» кушаматлы ат лаек булды. 3 яшьтән өлкәнрәк атлар арасында икенче урынны, шулай ук Тайсуган авылыннан «Нарали» кушаматлы ат, беренче урынны Актүбәдән «Лейла» кушаматлы ат алды. 

«Татар аты» фестивале быел Лениногорскида беренче тапкыр үткәрелә. Бу хакта «Алмакай» ат утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин әйтеп үтте килгән халык һәм кунакларны сәламләп. 

«Татар халкын бөтен дөнья белә аты белән. Элек-электән татар халкы атлар тоткан. Элек атлар белән төрле уеннар оештырылган. Мәсәлән, «Тәңкә ату», «Мәргән укчы», «Күк бүре» һәм башкалар. Безнең максат, әлеге уеннарны кабат торгызу. Егетләребез «Сабантуй» бәйрәмнәрендә "Аударыш"та катнаша. Районда гына түгел, республикада үткән ярышларда да җиңүләр яуларга тырышабыз. Тиздән Татарстан республикасы составына кергән командабыз, ике атнадан соң Казахстанның Астана шәһәрендә узачак ярышларда Россия данын яклаячак»,-диде ул. 

«Татар аты» фестиваленең символы булган ак сөлгене тантаналы рәвештә Рәгать Хөсәеновка, «Татнефть» җәмгыяте генераль директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиевка, «Атчылык һәм ат спорты» федерациясенең атчылык бүлеге җитәкче Айрат Хәбибуллинга тапшырды.

Шуннан соң сүз кунакларга бирелде. Аксакаллар шурасы: "Миңа 82 яшь. Мондый фестивальгә беренче тапкыр килүем. Нинди матур табигать кочагында нинди матур бәйрәм оештырылган. Элек тә шулай булган, бүген дә шулай, киләчәктә дә шулай булсын. Илебездә төрле милләт халкы яшәсә дә, мондый төр бәйрәмнәр барыбызны да берләштерә",-дип әйтте ул. 

Рәгать Хөсәенов әлеге бәйрәмне ел саен үткәреп традициягә кертергә кирәклеге, киләсе елда тагын да күбрәк катнашучыларны җәлеп итәргә кирәклеге турында әйтте. «Башкортстан, Казахстан, күрше районнардан да килгәннәр, безнең өчен бик зур хөрмәт бу. «Татар аты» фестивале киләчәктә дә шәһәребезнең «йөзек кашы» бәйрәменә әверелер әле. Киләчәктә башка регионнардан да ат спортын үз итүчелән, ат яратучылар килер, дип ышанам»,- диде. 

«Татар аты» фестивале булгач, атлар белән уеннар оештырылды. Мәсәлән, «Күк бүре», «Улак», «Төңкә ату», «Тай-тулак», «Мөргән укчы», шулай ук, «Аударыш» ярышы белән ат чабышы да үткәрелде. «Күк бүре» уенында атлар белән ике команда катнаша. «Кәҗә түшкәсе»н җирдән алып, кое сыман түгәрәк улакка салырга кирәк.  Кайсы команда күбрәк сала, шул җиңүче. Карап торсаң, бер дә җиңел уен түгел. 

Фестивальне халык уеннарыннан башка күз алдына китереп булмый. Монда да элек-электән килгән уеннар «Камыр батыр», «Аркан тарту», «Таш ату», кашыкка йомырка куеп, капчык киеп йөгерү уйнатылды. Мәсәлән, «Камыр батыр» уенында ат арбасына берничә капчык белән он салына. Катнашучы арбаны кирәкле урынга кадәр үз тартып алып бара һәм кире алып килә. Ир-атларның көч-куәтен тикшерә торган менә нинди уеннар булган элек. 

Нинди генә бәйрәм булмасын, аны җыр-моңнан башка күз алдына китереп булмый. «Татар аты» фестивалендә дә шәһәребезнең үзешчән артистлары үзләренең матур җырларын бүләк итте халыкка. Мәсәлән, «Сүнмәс ялкын» ансамблендә җырлаучы апалар килгән кунакларны урында ук коймак та пешереп сыйлады әле. Ул коймакның тәмлелеген белсәгез. Элек, әбием мичтә пешерә иде андый коймакны. 

Фестиваль барча халыкның күңеленә хуш килгәндер, дип уйлыйм.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев