Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Татарстан — безнең йорт» этно-мәдәни фестиваль узды (+фото һәм видео)

Лениногорск Мәдәният сараенда «Татарстан — безнең йорт» республика этно-мәдәни фестиваль үткәрелде.

Анда Лениногорск шәһәренең үзеннән, Бөгелмә, Баулы, Әлмәт, Ютазы, Чирмешән, Азнакай, Актаныш һәм башка районнардан да килгәннәр иде. 

Аларны шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова үз исеменнән дә, шулай ук Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов исеменнән дә сәламләп:

"Хөрмәтле кунаклар, сезне кунакчыл Лениногорск җирендә сәламлибез. Әлеге фестиваль 2 октябрьдә төрле районнарда зональ этабын башлап җибәрде. Җиңүчеләр 4 ноябрь көнне Казан шәһәрендә үткәрелгән Халыклар бердәмлеге көнендә үз районы, шәһәре данын яклаячак. Лениногорск шәһәрендә зональ этап тәмамланачак. Безнең өчен бу бик зур җаваплылык та, шул ук вакытта, зур хөрмәт тә. Һәрберегезгә уңышлар, җиңүләр телим«,-диде ул.

«Татарстан — безнең йорт» этно-мәдәни фестиваль инде 10 елга якын үткәрелә.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев